Халык театры – «Башваткыч»та
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы каршында эшләп килгән «Яшьлек» театр студиясе студентлары һәм Олы Мәңгәр халык театры артистлары башкалабызда, «ТНВ» каналының «Башваткыч» тапшыруында катнашып кайттылар. Әлеге ике коллективны да режиссер Рафис Сәләхетдинов җитәкли. Әтнә ягы, Олы Мәңгәр авылы тарихына кагылышлы сорауларга җавапны да Рафис...
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы каршында эшләп килгән «Яшьлек» театр студиясе студентлары һәм Олы Мәңгәр халык театры артистлары башкалабызда, «ТНВ» каналының «Башваткыч» тапшыруында катнашып кайттылар.
Әлеге ике коллективны да режиссер Рафис Сәләхетдинов җитәкли. Әтнә ягы, Олы Мәңгәр авылы тарихына кагылышлы сорауларга җавапны да Рафис үзе, Олы Мәңгәр мәдәният йорты директоры Гөлсинә Шакирова, халык театры артисты Гөлзидә Камалова бирде.
«Башваткыч» тапшыруының җиңүчесе - Рафис Сәләхетдинов. Алар катнашындагы тапшыруны гыйнвар аенда карый алачакбыз.
Рәдис Хисматуллин фотосында Олы Мәңгәр халык театры коллективы «Башваткыч» тапшыруының танылган алып баручысы Зөлфәт Зиннуров белән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев