Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Халыкара компания Татарстанда УЗИ аппаратлары әзерли башлый

Медицина җиһазлары җитештерүче SonoScape компаниясе республикада җиде ел эшли. (Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Медицина җиһазлары җитештерүче SonoScape компаниясе Татарстанда УЗИ аппаратлары производствосын ача. Бу хакта ТР Инвестицион үсеш агентлыгы рәсми порталында хәбәр ителә. Кытайга сәфәре барышында Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина SonoScape компаниясе вәкилләре белән хезмәттәшлек итү...

Медицина җиһазлары җитештерүче SonoScape компаниясе республикада җиде ел эшли.

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Медицина җиһазлары җитештерүче SonoScape компаниясе Татарстанда УЗИ аппаратлары производствосын ача. Бу хакта ТР Инвестицион үсеш агентлыгы рәсми порталында хәбәр ителә.

Кытайга сәфәре барышында Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина SonoScape компаниясе вәкилләре белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында фикер алышкан иде. Татарстан территориясендә компания инде 7 елга якын эшли.

Фирма югары технологияле медицина җиһазлары - сканерлар, видеоэндоскоплар, электрокардиографлар эшләп чыгара. SonoScape компаниясенең Шэнчжэнь, Харбин, Шанхайда, шулай ук АКШ территориясендә лабораторияләре бар. Фирманың вәкиллекләре 60 илдә урнашкан, диелә Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы порталында.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/05/153683/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев