Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хезмәте барның хөрмәте бар

Бәрәскә мәдәният йорты халык белән шыгрым тулы. Берәр эстрада йолдызы килгәндер, дисезме? Юк, Бәрәскәдә зур бәйрәм! Тагын нинди бәйрәм инде, әле генә Өлкәннәр көнен зур бүләкләр белән, авыл хуҗалыгы эшчәннәре көнен бәйрәм иттеләр, диярсез. Монысы - иң зур бәйрәм: хезмәт һәм шатлыкны, уңыш һәм куанычларны, уңганлык һәм байлыкны күрсәтүче Уңыш...

Бәрәскә мәдәният йорты халык белән шыгрым тулы. Берәр эстрада йолдызы килгәндер, дисезме? Юк, Бәрәскәдә зур бәйрәм!

Тагын нинди бәйрәм инде, әле генә Өлкәннәр көнен зур бүләкләр белән, авыл хуҗалыгы эшчәннәре көнен бәйрәм иттеләр, диярсез. Монысы - иң зур бәйрәм: хезмәт һәм шатлыкны, уңыш һәм куанычларны, уңганлык һәм байлыкны күрсәтүче Уңыш бәйрәме! Башка елларда мәктәптә үткәрелә торган бу бәйрәм, авыл җирлеге рәисе Фатыхова Аида инициативасы белән тагын да зуррак итеп, барлык игенчеләр, өч авыл халкы да тамаша кылырлык итеп Бәрәскә мәдәният йортында үтте. Бәйрәм итәргә сәбәбе дә бик зур. Ленин исемендәге хуҗалык бөртеклеләрдән тулаем 11759 тонна ашлык җыеп амбарларга салды. Һәр гектардан 42,4 цетнер уңыш алып, ул Әтнә районында беренче урынга чык­ты. Хезмәт батырларын котлау өчен Зөлфия Корбанова җитәкләгән мәдәният йорты коллективы бик эчтәлекле, зәвыклы сценарий әзерләгән.
Сәхнәдә төнне көнгә ялгап, ялны белмичә җир сөргән, эшкәрткән, чәчкән Игенче. Ул - Җир-Анага, яңгырга, кояшка ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. "Без булышырбыз, ләкин без синең ярдәмчеләрең генә. Төп җаваплылык синең өстә, чөнки син - Кеше", - дип җавап бирә табигать. Игенче ролендә - Марат Баязитов. Әйе, мул уңыш алу серләре күп төрле факторларга бәйле. Яңа куәтле техника, ашламалар, яхшы белгечләр, табигать шартлары - барысы да кирәк һәм алыштыргысыз. Бу чылбырның бер генә буыны өзелсә дә, яхшы нәтиҗәгә ирешеп булмый. Чылбыр нык булсын өчен алдан планлаштыра белүче, җирне дә, халыкны да яраткан, таләпчән, ләкин, иманлы җитәкче кирәк. Бәрәскә халкы шундый кешене - хуҗалык рәисе Илгиз Вилдан улын үзе тәрбияләп үстергән. Милли киемнәрдән киенгән чибәр "Балкыш" ансамбле кызлары ипи-тоз тотып, аны сәхнәгә чакыралар. Котлау чыгышында хуҗалык рәисе игенчеләрне, аларның гаиләләрен, тамашачыларны зур бәйрәм белән тәбрикләп, алар белән чиксез горурлануын белдерде. Чын йөрәктән чыккан рәхмәт сүзләрен әйтеп, алмашка килүче буын - җәйге ял көннәрендә көтү көткән, амбарда эшләгән мәктәп укучыларына акчалата бүләкләр тапшырды.
Экранда видеода иксез-чиксез басуларны иңләп комбайннар килә. Аларның штурваллары артында исемнәре данга күмелгән һәм әле яңа гына кыр корабына утырган уңган егетләр. Һәрберсенең исеме, суктырган ашлыгының күләме язылган титрлар күренә башлауга, зал гөрләтеп кул чаба башлый. Алдынгы тракторчылар, шоферлар, терлекчеләрнең исемнәрен дә овацияләр белән каршылый залдагы халык. Моңлы тавышлы кызларыбыз - Зөлфия Корбанова һәм кызы Айсылу, Алсу Шәрәфиева һәм улы Радик, алдынгы механизатор Илнар Биктимеров, терлекчеләр Ләйлә Уткина, Земфира Әскарова, Гөлнара Яруллинаның җырлары, һәр кешегә багышлап язылган такмаклар игенчеләргә бәйрәм сәламе булып яңгырый. Исемнәре экранда чыккан бәхетле игенчеләр, терлекчеләр, аларның бәхетле әниләренең, гаиләләренең, балаларының бу минутларда ничек куануларын күрсәгез! Ир-малайлар, әтиләре белән горурланып, шундый ук комбайнчы, механизатор булырга хыялланып утыра, әниләренең, улларына сокланып, күзләреннән шатлык яшьләре тама. Бәхетле минутлар! Җәй буе бу видеоларны Рәзил Корбанов төшергән.
Алинә Фазылҗанова җитәкләгән "Балкыш" ансамбле кызлары сәхнәне тутырып, "Өммегөлсем"не биеп җибәргәч, һәркем аларга сокланып яшьлегенә кайтты. Районыбызның иң яшь агрономы, Бәрәскәнең тырыш егете Әнәс Хәйруллин бәйрәм белән котлап, уңышка ирешү серләрен әйтә. Төрле конкурсларда урыннар яулаган улы Айзат та "Кабак" шигырен сөйләп көлдереп ала. Бәйрәмгә кунаклар да чакырылган. Игенчеләрне котларга яраткан җыр­чыларыбыз Гөлүзә Сираҗиева, Зөлфәт Фәхретдинов, баянчы Данил Мәрдәнов, Казаннан Тәскирә апаның улы белән килене - Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солистлары Алия һәм Айдар Мөхәммәтгалиевлар килгәннәр.
Бәрәскәдә тырыш, уңган һәм бай халык яши. Моның тагын бер сере бар: алар һәр зур эшне дога белән башлап җибәрәләр. Шуңа күрә нәтиҗәсе дә күмәкләшеп, куанып бәйрәм итәрлек була. Алдагы көннәрдә дә шулай булуын Аллаһы Тәгаләдән сорыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев