Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәкимов Габдуллаҗан истәлегенә багышланган бәет

Көтмәгәндә китеп бардың, Әти, бәгърем арадан... Йөрәккә тынгы табалмыйм, Каннар саркый ярадан. Биш кыз һәм дә бер малайны, Дөньяга китергәнсез... Һәммәбезгә бәхет теләп, Сез назлап үстергәнсез. Сагынабыз сине әткәй, Синсез дөнья караңгы. Ниләр белән басарга соң, Йөрәктәге ярамны... Әнкәйгә дә бигрәк кыен, Пар канатын югалту. Һәркөнне зиратка бара, Мөмкин мени...

Көтмәгәндә китеп бардың,
Әти, бәгърем арадан...
Йөрәккә тынгы табалмыйм,
Каннар саркый ярадан.

Биш кыз һәм дә бер малайны,
Дөньяга китергәнсез...
Һәммәбезгә бәхет теләп,
Сез назлап үстергәнсез.

Сагынабыз сине әткәй,
Синсез дөнья караңгы.
Ниләр белән басарга соң,
Йөрәктәге ярамны...

Әнкәйгә дә бигрәк кыен,
Пар канатын югалту.
Һәркөнне зиратка бара,
Мөмкин мени юату...

Бигрәк мәрхәмәтле идең,
Изге иде күңелең.
Кире кайтарыр идем лә,
Анлыйм, мөмкин түгелен.

Чын сердәшче идең әткәй,
Киңәшләр бирә идең.
Кайгы-хәсрәт күрми генә,
Яшәгез дия идең...

Синең белән бергә китте,
Ярты йөрәк әтием...
Сагынам, бик тә сагынам,
Тагын ни-нәрсә әйтим.

Кабереңә киләмен дә,
Сыйпыйм кабер ташыңны.
Синең барлыкны тоярга,
Җиргә куям башымны.

Зарларымны сөйли -сөйли,
Синең белән серлэшәм.
Әтиле балалардан мин,
Хәзер бик тә көнләшәм.

Урыннарың булсын әткәй,
Җәннәтләрнең түрендә.
Исемнәрең мәңге калыр,
Күңелебез күгендә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев