Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ике сәгатькә – 26 про­то­кол

Район юлларында "Тоннель" операциясе узды.Операция барышында барлыгы 26 юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Шулар арасында өчесе - куркынычсызлык каешын такмау, алтысы - техник яктан төзексез булган транспорт чарасында йөрү, берсе - баланы махсус утыргычсыз йөртү, тагын берсе - тонировка, унысы - укылмый торган номер, берсе - документларны өйдә онытып калдыру,...

Район юлларында "Тоннель" операциясе узды.Операция барышында барлыгы 26 юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Шулар арасында өчесе - куркынычсызлык каешын такмау, алтысы - техник яктан төзексез булган транспорт чарасында йөрү, берсе - баланы махсус утыргычсыз йөртү, тагын берсе - тонировка, унысы - укылмый торган номер, берсе - документларны өйдә онытып калдыру, өчесе - страховкасыз килеш руль артына утыру, тагын берсе штрафны вакытында түләмәү белән бәйле. Шул ук вакытта ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов бәйрәм чорында руль артындагыларның юлда аеруча игътибарлы булуларын, җәяүлеләрнең киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементлар булу мөһимлеген, штрафларны вакытында түләү кирәклеген тагын бер тапкыр искәртә. Тирә-юньдәгеләр руль артындагыларның үз-үзләрен тотышына игътибарлы булсын, спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт чарасын йөртүчеләрне күргән очракта, 2-15-75 яки 2-15-80 телефоннарына шалтыратып хәбәр итү мөмкинлеге турында онытмасыннар иде. Шалтырату аноним рәвештә кабул ителә. Юлларның иминлеге һәркемгә кагыла, шуны онытмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев