Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Икенче яртыеллыкка да аяк бастык

Кызганычка каршы, ике йөздән артык газета укучыбыздан башка гына. Һәркайсыбызга яхшы мәгълүм, зур тизлек белән тормышыбызга үтеп кергән компьютер, интернет, социаль челтәрләр яшәү рәвешебезне тамырдан үзгәртте. Җир шарының теләсә кайсы почмагыннан аралашу мөмкинлеге тудырган ватсап олысы-кечесенең аерылгысыз арадашчысына әверелде. Язган хәбәрләребез секунды белән тиешле адресатына барып ирешә. "Әтнә таңы" газетасын...

Кызганычка каршы, ике йөздән артык газета укучыбыздан башка гына.
Һәркайсыбызга яхшы мәгълүм, зур тизлек белән тормышыбызга үтеп кергән компьютер, интернет, социаль челтәрләр яшәү рәвешебезне тамырдан үзгәртте. Җир шарының теләсә кайсы почмагыннан аралашу мөмкинлеге тудырган ватсап олысы-кечесенең аерылгысыз арадашчысына әверелде. Язган хәбәрләребез секунды белән тиешле адресатына барып ирешә. "Әтнә таңы" газетасын да сайттан уку мөмкинлеге бар хәзер. Ерак җирләрдә яшәүче якташларыбыз өчен туган яклары белән элемтә дә тору өчен менә дигән мөмкинлек бу. Хәзерге яшь буын да күбрәк интернетта утыра. Шулай булса да, бүгенге көндә кулларына газета-журнал тотып укырга яратучылар саны кимеми. "Кәгазьнең шыгырдаулары, буяу исләре генә ни тора", - дип әйтүчеләр дә бар. Шулай булса да, соңгы елларда газета-журналларга язылу бәяләренең үсүе күпләрне яраткан басмаларыннан аерды. Тик нинди генә авырлыклар булса да, һәрвакыт безнең белән бергә калган газета укучыларыбызга бүген чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез.
"Язылу бүләк ит!" акциясенә кушылып, мөмкинлеге булмаучыларга "Әтнә таңы" газетасын бүләк иткән райондашларыбызга, җитәкчеләргә, һәрвакыт ярдәм кулы сузган күмәк хуҗалык җитәкчеләренә олуг рәхмәтләребезне җиткерәбез. Язылу чорында безнең белән бергә булган почтальоннарыбызга да рәхмәтләребез чиксез. Сәламәт, исән-сау булып, алга таба да газетабызның аерылгысыз укучылары булырсыз дип ышанабыз. Моңа кадәр бер-беребезнең фикерләре белән уртаклашып эшләдек. Киләчәктә дә шатлык-куанычларыгыз, гозерләрегез, яңалык­ларыгыз булса шалтыратыгыз.
Бер язылу кампаниясен төгәлләп өлгермисең, инде икенчесе башланып китә. 1 июльдән "Әтнә таңы" газетасына да 2018 елның беренче яртыеллыгына алдан язылу башланды. Газетага язылу бәясе 1 июльдән 31 августка кадәр халык өчен бары тик 500 сум 88 тиен. Алдан язылу ике ай дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев