Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илназ Гарипов кайгыда...

Кичә җырчы Илназ Гариповның әнисе каты авырудан соң арабыздан китеп барды. Бүген аны туган ягында җирләделәр.

Киң күңелле, олы йөрәкле Галиябану апа шактый вакыт яман чирдән интекте. Аның хәлен һәрдаим Илназдан сорашып, белешеп тордык. Соңгы тапкыр Илназны узган атнда күреп сөйләшкән идек...

"Бер көнлек дөньяда яшибез. Каядыр йөгергән булабыз. Планнар корабыз. Иртәгә нәрсә булачагын беребез дә белмибез. Бүген дустым Илназ Гариповның әнисен җирләдек. Бик авыр... Һәркем өчен ачык йөзле иде Галиябану апа. Өстәле тулы тәмле ризык булыр иде. Урыны җәннәттә булсын! Якыннарына сабырлык", - дип язган Илназның иҗатташ дусты Илсөя Бәдретдинова.

Илназның олы кайгысын уртаклашабыз, гаиләсенә, туганнарына түземлек телибез. Галиябану апаның урыны оҗмахта, авыр туфрагы җиңел булсын!


Эльвира ШАКИРОВА

Чыганак: http://mediametrics.ru/rating/ru/843/hour.html?search=intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев