Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Капка алларыгыз чистамы?

Җәй җитеп килә, җәмәгать. Көннәре бик үк җылы булмаса да, җәй ае куйган таләпләр берүк әле, үзгәрмәде. Урамнар чисталыгы, капка алларының матурлыгы - иң мөһиме дисәк тә була. Чөнки үзебез яшисе җир. Ә капка аллары кайбер урамнарда кот чыкмалы, ни генә юк. Төзелеш барганын аңлап була, ә бармаганы ничә еллар...

Җәй җитеп килә, җәмәгать. Көннәре бик үк җылы булмаса да, җәй ае куйган таләпләр берүк әле, үзгәрмәде. Урамнар чисталыгы, капка алларының матурлыгы - иң мөһиме дисәк тә була. Чөнки үзебез яшисе җир.

Ә капка аллары кайбер урамнарда кот чыкмалы, ни генә юк. Төзелеш барганын аңлап була, ә бармаганы ничә еллар тора. "Менә шуларны барлыйбыз, карыйбыз. Капка алдында төзелеш материаллары (төзелеш барса, белешмә алырга кирәк), ватык техника тотучыларны кисәтәбез. Башта кисәтәбез, аннан соң административ җаваплылыкка тартабыз. Штраф күләмен хакимият каршында эшләп килүче комиссия билгели...",- ди Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Мөхәмәдҗанов.

Җыештырыйк, соңыннан үпкәләп йөрүчеләр күп була, әйткәнне тыңларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев