Кара диңгездә сухогруз баткан
3,5 мең тонна су сыйдырышлы сухогруз икегә аерылган, дип хәбәр итә Новости.ру.
Моңа көчле шторм сәбәпче булган. Экипаждан бары 3 кешене генә коткара алганнар. Башкалар буенча әлегә төгәл мәгълүматлар юк. "Герои Арсенала" сухогрузы Панама флагы астында барган. Экипаждагы 12 кешенең - 2се Россия гражданнары, шул исәптән капитан да. Алардан тыш 9 - украинлы һәм 1 грузин да экипаж әгъзалары исәпләнә. Әлегә эзләүләр дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев