Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казан Яңа ел каникулларын үткәрү өчен иң яхшы Россия шәһәрләре өчлегенә кергән

Кышын Татарстан башкаласы туристларны карлы Идел пейзажлары матурлыгы, шулай ук төрле кышкы күңел ачулар белән җәлеп итә.

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Казан 2018 елның гыйнварында Яңа ел каникулларын үткәрү өчен иң популяр Россия шәһәрләре рейтингында өченче урынны яулаган. Бу хакта Booking.com. бронь ясау сервисы мәгълүматлары сөйли.

Кышын Татарстан башкаласы туристларны карлы Идел пейзажлары матурлыгы, шулай ук төрле кышкы күңел ачулар белән җәлеп итә. Казан паркларында тюбинглар прокаты белән таулар, Раштуа ярминкәләре, чаңгы трассалары эшләячәк.

2018 елның 1 гыйнварыннан 8 гыйнварына кадәр вакыт аралыгында сервис кулланучылары иң күп номерларны Мәскәүдә һәм Санкт-Петербугта броньлаган (1 нче һәм 2 нче урын). Дүртенче урында - Түбән Новгород, бишенчедә - Адлер.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/24/154907/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев