Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанда «Алтын Билбау» II Милли премиясе җиңүчеләрен бүләкләделәр

«Алтын билбау» премиясе көрәш сәнгате өлкәсендә югары бүләкләрдән санала. (Казан, 28 май, «Татар-информ», Алсу Мусина). Бүген Казан (Идел буе) федераль университетының «Уникс» мәдәни-спорт комплексында көрәш сәнгате өлкәсендәге Татарстанның «Золотой пояс» - «Алтын Билбау» II Милли премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Чарага Татарстан буенча Россия көрәш сәнгате берләшмәсе филиалына керүче 32...

«Алтын билбау» премиясе көрәш сәнгате өлкәсендә югары бүләкләрдән санала.

(Казан, 28 май, «Татар-информ», Алсу Мусина). Бүген Казан (Идел буе) федераль университетының «Уникс» мәдәни-спорт комплексында көрәш сәнгате өлкәсендәге Татарстанның «Золотой пояс» - «Алтын Билбау» II Милли премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Чарага Татарстан буенча Россия көрәш сәнгате берләшмәсе филиалына керүче 32 федерация вәкиле килгән иде.

Национальная премия в области боевых искусств

Премия биш номинация буенча бирелде. «Елның иң яхшы спортчысы» номинациясендә премиягә ушу төре буенча спортчы Никита Титов лаек булды. Ул Казанның 169 мәктәбенең 10 нчы сыйныфында укый, спорт остасына кандидат, Татарстанның һәм Идел буе округының абсолют чемпионы, Россия һәм Европа чемпионы.

Елның иң яхшы тренеры булып каратэ-киокусинкай буенча Яр Чаллыдан 18 еллык хезмәт тәҗрибәсенә ия Павел Козлов танылды.

Национальная премия в области боевых искусств

Татарстанның Каратэ Федерациясе рәисе Искәндәр Шагин «Елның иң яхшы җитәкчесе» исеменә лаек булды.

Национальная премия в области боевых искусств

«Елның иң яхшы промоутеры» исеме «ТАТФАЙТ» профессиональ көрәш лигасы президенты Рушан Минһаҗевка бирелде.

Национальная премия в области боевых искусств

«Алтын билбау»га Татарстанның КОМБАТ үз-үзеңне саклау һәм барлык стильле каратэ федерациясеннән Равил Хәбибрахманов лаек булды.

Национальная премия в области боевых искусств

Искәртеп узыйк, Татарстанның «Золотой пояс» - «Алтын билбау» милли премиясе көрәш сәнгате өлкәсендә югары бүләкләрдән санала һәм югары уңышларга ирешкән спортчы, тренер, спорт менеджерларына бирелә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев