Казанда ат спорты буенча Бөтенроссия турниры була
Ярышлар "Казан" ат спорты манежында 6-8 декабрь көннәрендә уздырыла.
(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). "Казан" ат спорты манежында 6-8 декабрь көннәрендә ат спорты буенча Бөтенроссия ярышлары уздырыла. Мондый күләмле ярышлар Татарстанда әле беренче тапкыр үткәрелә, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.
Ат спорты ярышларында Татарстан, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Ярославль, Ижевск, Пермь, Екатеринбург, Чиләбе шәһәрләре; Башкортстан, Чувашия Республикалары; Киров , Ульяновск, Самара, Түбән Новгород өлкәләре спортчылары катнашачак.
Спортчылар, призлар өчен көрәшүдән тыш, спорт мастеры һәм кандидатлык дәрәҗәләре өчен нормативлар да тапшыра алачак.
Ярышларга керү бушлай.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/04/153598/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев