Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанлы «Лада» автомобилендә танышын буып үтерергә маташкан - “Әтнә таңы”

31 яшьлек ир-ат автомобиль хуҗасы булган 26 яшьлек кызның автомобилен запчастькә сатарга уйлаган. Элек бергә эшләгән кызга шалтыратып, Питрәчкә, абыйсы янына илтүен сорый. Автомобиль багы тулганчы бензин салам дип вәгъдә итә. Кулларына перчаткалар киеп, арттан кызның муенына тимер бау салып, буа башлый. Тарткалашу нәтиҗәсендә бау өзелә, кыз автомобильдән чыгып, полиция...

31 яшьлек ир-ат автомобиль хуҗасы булган 26 яшьлек кызның автомобилен запчастькә сатарга уйлаган.

Элек бергә эшләгән кызга шалтыратып, Питрәчкә, абыйсы янына илтүен сорый. Автомобиль багы тулганчы бензин салам дип вәгъдә итә. Кулларына перчаткалар киеп, арттан кызның муенына тимер бау салып, буа башлый. Тарткалашу нәтиҗәсендә бау өзелә, кыз автомобильдән чыгып, полиция хезмәткәре яшәгән күрше йортка кереп китә. Соңыннан шикләнелүчене маршрут автобусы тукталышында тотып алалар. Бу очрак буенча җинаять эше ачылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев