Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Күңел чыңы» иҗат түгәрәгенең беренче утырышы булды

Әтнә районының үзәк китапханәсендә «Күңел чыңы» иҗат түгәрәгенең беренче утырышы булды. Тәвәккәлләп, тукталып торган эшебезне яңартып җибәрдек.

Түгәрәк итеп оештырып карыйк, уңышлы эшләп китсәк, берләшмәгә әйләнербез, дип уйладык. Артык шауламыйча, элекке һәм бүген каләм тибрәтә торган райондашларны дәштек. Килә алганы килде, кайберсенең җае килмәде. Китапханәгә җиде кеше җыйналдык. Хәерлегә юрадык, татарда 7 саны бәхетле сан. Илсур абый Шакиров, Рәүфҗан абый Закиров, Гөлүсә Батталова, Гөлүсә Галимҗанова, Сылу Зарипова, Алсу Әскарова һәм мин, китапханәгә китап алырга килүчеләр белән бергәләп үткәндәге уңай тәҗрибәне искә төшереп, күрше-тирә районнарның эш алымнарын өйрәнеп, яңалык өстәп эшебезне дәвам итәрбез дип уйладык. Аксакал каләм ияләренең фикерләрен тыңлап, яшьләребезнең иҗаты белән таныштык. Айга бер мәртәбә җыйналырбыз,телефон, интернет челтәре аша аралашырбыз дип фикерләштек. Килә алмаучыларның фикерләре дә искә алынды. Алга таба эшләр өчен планнар кордык. Аллага шөкер, шигырь язучыларыбыз да, хикәя язучыларыбыз да җитәрлек. Бергәләп эшләргә генә кирәк. Без башладык, ә сез безгә кушылыгыз, райондашлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев