Комыргуҗа укучылары: әти-әни – ике канатым...
Комыргуҗа урта мәктәбендә искиткеч матур "Гаилә - ил терәге, гомер чишмәсе" дип аталган гаилә бәйрәме узды. Бу бәйрәмне 23 февраль һәм 8 март бәйрәмнәре уңаеннан берләштереп, без, башлангыч сыйныф укучылары һәм укытучылары, әтиләр һәм әниләрне кунакка чакырдык. Бу бәйрәм һәркемдә матур тәэсирләр калдырды! Әти-әниләр үзләре дә шушы мәктәпне тәмамлаган укучылар...
Комыргуҗа урта мәктәбендә искиткеч матур "Гаилә - ил терәге, гомер чишмәсе" дип аталган гаилә бәйрәме узды. Бу бәйрәмне 23 февраль һәм 8 март бәйрәмнәре уңаеннан берләштереп, без, башлангыч сыйныф укучылары һәм укытучылары, әтиләр һәм әниләрне кунакка чакырдык.
Бу бәйрәм һәркемдә матур тәэсирләр калдырды!
Әти-әниләр үзләре дә шушы мәктәпне тәмамлаган укучылар булганга сагынып килгәннәрме?! Балалары да бергә укыгач якынаеп киткәннәрме?!
Ашыкмыйча хәл-әхвәлләр белешүдән башланып китте кичә-ярыш. Әти-әниләр ике командага бүленделәр. Ярыш-конкурсны укучылар да тамаша кылды. Милләтебезнең гореф-гадәтләреннән төзелгән программадагы төрле ярышларда әти-әниләренең ярышуын күреп сөенде балалар.
Укучыларның башкарган концерт номерлары кичәне төрләндерде, аңа ямь өстәде.
Кызык, конкурс тәмамлангач та тансык рәхәттән аерыласы килмәгән шикелле, таралырга ашыкмады тамашачы. Бөтенесе дә биредә күргән-ишеткәннәреннән канәгать калуларын белдерергә теләде. Халык күңелендә сакланган менә шундый гади генә чара да шау-шулы һәм ыгы-зыгылы тормышта талган күңелләрне юата ала икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев