Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күпер төзекләндереләчәк

Олы Әтнә авылының Бәдри Җиһаншин урамындагы күпернең төзекләндерелә башлануын хәбәр иткән идек. Берара тукталып торгач, күңелсезләнә дә башлады халык. Эшли башлагач, җиңел суладылар. "Күпернең ферма ягын төзекләндерәбез башта, анысын эшләп бетергәч кенә икенче ягына күчәбез. Беррәттән үзара салым акчасына Эшче, Дулкын, Бәдри Җиһаншин урамнарының бер өлешенә щебень сала башладык. Төзекләндерү...

Олы Әтнә авылының Бәдри Җиһаншин урамындагы күпернең төзекләндерелә башлануын хәбәр иткән идек. Берара тукталып торгач, күңелсезләнә дә башлады халык. Эшли башлагач, җиңел суладылар. "Күпернең ферма ягын төзекләндерәбез башта, анысын эшләп бетергәч кенә икенче ягына күчәбез.
Беррәттән үзара салым акчасына Эшче, Дулкын, Бәдри Җиһаншин урамнарының бер өлешенә щебень сала башладык.
Төзекләндерү эшләре белән беррәттән, чистарту эшләрен дә онытмыйбыз. Авыл урамнарының, шәхси хуҗалыкларның капка алларын тикшерүне дәвам итәбез..." - ди Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Мөхәмәдҗанов. Аңлагансыздыр, чабылмаган, чистартылмаган хуҗалыкларга протоколлар языласын алдагы саннарда хәбәр иткән идек. Чистарыныйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев