Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кремль Халыкара Олимпия комитетының ил җыелмасын Уеннардан читләштерү карарын шәрехләде

Хәзер хисләрне читкә куеп, Халыкара Олимпия комитеты чыгарган карарны җитди анализларга кирәк.

(Казан, 6 декабрь, "Татар-информ"). Кремль Халыкара Олимпия комитетының Россияне Көньяк Кореяның Пхёнчхан шәһәрендә узачак 2018 елгы Уеннардан читләштерү карарына карата булган хисләрне читкә куярга чакырды. Бу хакта ТАСС агентлыгы җиткерә.

"Хәзер, билгеле, ниндидер фикерләр белдергәнче, хисләрдән арынып һәм Халыкара Олимпия комитетының безнең илгә карата кабул иткән карарын җитди рәвештә анализ ясарга кирәк", - дип белдерде РФ Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков, Россия Олимпия комитетының Халыкара Олимпия комитетындагы әгъзалык хокуклары бетерелүен шәрехләп. Әлеге карар Россия җыелмасына милли әләм астында чыгыш ясау хокукы бирми.

Кремль вәкиле сүзләренчә, Россия Халыкара Олимпия комитеты белән элемтәгә керергә җыена. Әлегә бу элемтәне кем һәм ничек башкарачагы билгеле түгел, дигән Песков.

Дмитрий Песков Халыкара Олимпия комитеты чыгарган карар уңаеннан җаваплы түрәләрне, шул исәптән вице-премьер Виталий Мутконы җавапка тарту икенчел мәсьәлә, дип җиткерә. Хәзер беренчел бурыч булып, Россия спортчылары мәнфәгатен яклау тора.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/06/153760/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев