Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кремль яр буенда шугалак эшли башлады

Ул Европада иң озын шугалак булып санала.

(Казан, 23 декабрь, "Татар-информ"). 23 декабрьдә, Казанда Кремль яр буенда шугалак эшли башлый. Бу хакта шәһәр мэриясенең рәсми порталы җиткерә.

Кремль яр буе шугалагы 1 чакрым озынлыкта һәм Европада иң озын шугалак булып санала. Шугалакның эш вакытлары: эш көннәрендә 16.00-22.00 сәгатьләрндә, ял көннәрендә 12.00-22.00 сәгатькә кадәр (техник тәнәфес 16.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, тимераяклар бирү 14.45 сәгатьтә тәмамлана).

Шугалакка Казан халкы һәм аның кунаклары үз тимераяклары белән дә, тимераякларны прокатка алып та керә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев