Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күшәр авылында – яңа объект

9 май - Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Күшәр авылы халкы тагын бер яңа объектлы булды. Авылда яңа мәдәният йорты салынган вакытта Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар хөрмәтенә куелган обелискны сүткәннәр иде. Шул вакытта хуҗалык рәисе Рүзәл Хәйруллин авыл халкына тагын да матуррак итеп яңасын булдырырга вәгъдә бирә. 8 май көнне...

9 май - Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Күшәр авылы халкы тагын бер яңа объектлы булды.

Авылда яңа мәдәният йорты салынган вакытта Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар хөрмәтенә куелган обелискны сүткәннәр иде. Шул вакытта хуҗалык рәисе Рүзәл Хәйруллин авыл халкына тагын да матуррак итеп яңасын булдырырга вәгъдә бирә. 8 май көнне авыл халкын шатландырып каһарманнар хөрмәтенә куелган обелискның әнә шул яңасы ачылды.
Күшәр авылыннан Бөек Ватан сугышына 246 кеше сугышка китеп, 186 кеше хәбәрсез югалган һәм үлеп калган. Обелискка куелган исемлеккә барысы 222 кеше теркәлгән. Шулар арасында Мөндеш авылыннан сугышта китеп һәлак булучылар да бар, алары барысы 36 кеше. Авыл халкының тырышлыгы, бердәмлеге, башлап йөрүче Азат Хәйретдинов, аның инициативасын күтәреп алып, эшне ахырына ка­дәр җиткерергә ярдәм иткән Рүзәл Хәйруллин, Гөлназ Гарипова, шулай ук архивларда эзләнгән китапханәче Гөлүсә Галимҗанова бердәмлеге белән яңа обелиск үз урынын алды. Үзгә, матур, буыннарны бер-берсенә бәйләп торучы объект - авылның горурлыгы, хәтер булып озак еллар бабаларыбыз­ның батырлыгын искә төшереп торсын. Тарих битләренә тирәнтен уелып калсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев