Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Куанып карадык

Бәрәскә авылы мәдәният йортында КВН була икән дигәнне ишеткәч, күрергә барып булса ярар иде дип уйлап куйдым. Аллага шөкер, күрү бәхетенә ирештек. Каенсардагы кызым Рәдилә белән икебезне Күәмдәге оныгым Рушан алып барды Бәрәскәгә. Мәдәният йорты җитәкчесе, якты йөзле Зөлфия Корбанова каршы алды үзебезне. Без менгәндә мәдәният йортында халык ул кадәр...

Бәрәскә авылы мәдәният йортында КВН була икән дигәнне ишеткәч, күрергә барып булса ярар иде дип уйлап куйдым.

Аллага шөкер, күрү бәхетенә ирештек. Каенсардагы кызым Рәдилә белән икебезне Күәмдәге оныгым Рушан алып барды Бәрәскәгә. Мәдәният йорты җитәкчесе, якты йөзле Зөлфия Корбанова каршы алды үзебезне. Без менгәндә мәдәният йортында халык ул кадәр күп түгел иде. Озак та үтмәде, тамаша залы халык белән шыгрым булды. КВН кичәсен Зөлфия Корбанова ачып җибәрде. Сәхнәгә 4 авыл җирлеге командалары чыкты. Беренче булып чыгыш ясау Комыргуҗа җирлеге командасына йөкләнде, икенче - Бәрәскә командасы, өченче - Күлле Киме, дүртенче булып Күәм командасы чыкты. Комыргуҗа командасында бар да яшьләр. Ә менә Күлле Киме командасында ник бер яшь егет, яшь кыз булсын. Уеннар бик эчтәлекле, күңелле һәм кызык булды. КВН тәмамланды. Жюри тарафыннан кем - беренче, икенче, өченче, кем - дүртенче икәнлеген билгели башладылар. Бәрәскәләр беркайчан да беренчелекне бирмәсләр. Чөнки Зөлфия үзе генә дә ни тора? Бәрәскә авылы - Аллаһы Тәгалә тарафыннан бәрәкәт иңгән авыл. Хуҗалык җитәкчесенең Аллаһы Тәгаләнең сөйкемле-сөйгән бәндәсе икән­­леге күренеп тора. Чөн­­ки алар һәр эшне, җи­ренә җиткереп, дога белән башлыйлар дип гәҗиткә дә язалар. Барлык командалар да бик шәп, матур, күңелле итеп башкардылар. Гомумән, рәхәтләнеп карап, кул чабып утырдык. Аллаһы Тәгалә дөньяларга тынычлык бирсен, гаилә тынычлыгында, барлык бәндәләр дә сау­-сәламәт яшәсеннәр.

Редакциядән. Соңгы КВН уены Кышлау мәдәният йортында узып, финалга Олы Әтнә командасы чыкты. Финалда Олы Мәңгәр, Бәрәскә, Комыргуҗа, Күәм, Олы Әтнә командалары очраша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев