Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кылкаләмне эшкә җигеп.

Яшеленә манып кылкаләмне , Язам майны мактап , сөенеп. Яшьлек кайта туган якларга дип, Җырлар туа кырда сибелеп. Тракторлар гөрелтесе тынмый, Уңыш өчен көрәш барганда. Туп тәгәрәтерлек тигез кырда, Җир куйнына бөртек салганда. Умырзаялар баш калкыткан ,әнә, Сары түшәк сыман ул болын. Салмак искән иртән таң җилендә Хозурланып йөрим мин...

Яшеленә манып кылкаләмне ,

Язам майны мактап , сөенеп.

Яшьлек кайта туган якларга дип,

Җырлар туа кырда сибелеп.

Тракторлар гөрелтесе тынмый,

Уңыш өчен көрәш барганда.

Туп тәгәрәтерлек тигез кырда,

Җир куйнына бөртек салганда.

Умырзаялар баш калкыткан ,әнә,

Сары түшәк сыман ул болын.

Салмак искән иртән таң җилендә

Хозурланып йөрим мин бүген.

Тау башында ,хәтфә болыннарда,

Коерык чәнчеп чаба бозаулар.

Иркәләнеп кояш җылысында,

Изрәп ята тере бар җаннар.

Күз төбәгән агачлар да таңга,

Бөреләре тулган, бүртенгән.

Югарыдан очкан каз- үрдәкләр,

Сагынышып кайта , тезелгән.

Кешеләр дә үзгә бөтенләйгә ,

Елмаюлар ташый йөзләрдә.

Яшәреп үк киткән сыман алар,

Матурлыгы чагыла сүзләрдә.

Яшеллеккә чумып кылкаләмем,

Хисләр дөньясында айкала.

Җиһаныма ямьле җәе иңәр,

Ә күңелдә иген чайкала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев