Кыш бабайдан – бүләккә
Озакламый, килеп җитәр Көтеп алган Яңа ел. Кыш бабай да бүләк бирер! Теләгебез үтәлер. Әтием, - дим, - Кыш бабайдан Сорыймын тагын бер дус. Нәни генә эт баласы - Минем өчен бик зур дус. Ә сезгә, - дим. - Кыш бабабыз Нәрсәләр бүләк итсен? Безгәме? - диде әнием, Миңа серле...
Озакламый, килеп җитәр
Көтеп алган Яңа ел.
Кыш бабай да бүләк бирер!
Теләгебез үтәлер.
Әтием, - дим, - Кыш бабайдан
Сорыймын тагын бер дус.
Нәни генә эт баласы -
Минем өчен бик зур дус.
Ә сезгә, - дим. - Кыш бабабыз
Нәрсәләр бүләк итсен?
Безгәме? - диде әнием,
Миңа серле елмаеп
Синең яхшы укуыңны,
Тәртипле булуыңны,
Сәламәт һәм иман белән
Үсеп тә җитүеңне...
Кыш бабайдан нәкъ шуларны
Сорар идек без, балам.
Инде алар кабул булса,
Бәхетлеләрдән булам.
Әнием, сораганнарыгыз
Тормышка ашсын өчен,
Тырышырмын мин үзем дә
Кыш бабай бирсен өчен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев