Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күзләре шатлык сирпеде

Олы Әтнә мәчетендә инвалид, авыру һәм ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдә яшәүче балаларны җыеп, Корбан мәҗлесе уздырдылар. Мәҗлесне район мөхтәсибәте һәм Хәйрия фонды оештырды. Фонд җитәкчесе Мингазиз Зиннәтов: Ярдәм итүчеләр күп булды. Мондый изге эшкә ярдәм кулы сузучыларның һәрберсенә рәхмәт, Аллаһы Тәгалә бу өлкәдәге кимчелек вә хаталарыбызны дөресләп кабул кылса иде. "Корбан...

Олы Әтнә мәчетендә инвалид, авыру һәм ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдә яшәүче балаларны җыеп, Корбан мәҗлесе уздырдылар.

Мәҗлесне район мөхтәсибәте һәм Хәйрия фонды оештырды. Фонд җитәкчесе Мингазиз Зиннәтов:

  • Ярдәм итүчеләр күп булды. Мондый изге эшкә ярдәм кулы сузучыларның һәрберсенә рәхмәт, Аллаһы Тәгалә бу өлкәдәге кимчелек вә хаталарыбызны дөресләп кабул кылса иде. "Корбан чалу исәбеннән булсын" дип булышучыларның һәрберсенә саваплар гаять күп язылыр дигән өметтә булыйк, - диде.

Мәчеткә йөрүче әби-апалар, социаль үзәктә эшләүче кызлар чараны оештыру эшенә нык булыштылар. Мәдәният бүлеге җитәкчесе дә биредә иде.

Мәҗлесне изге Коръәннең аять-сүрәләре белән Наил хәзрәт ачып җибәрде. Соңрак, табын артында утырган балаларның дин өлкәсендәге белемнәрен дә сынады.

Район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов балаларга изге теләкләр җиткерде: сабыйлар белән аралашып, күңелле итеп чыгыш ясады. Рубис хәзрәт вәгазе дә бик үтемле булды. Ул тәрбия өлкәсенә басым ясады. Һәрхәлдә, кычкырып җавап бирүләренә караганда, балаларга бик ошады. Мөгаллимә Суфия Галиева балаларның белемен тикшерүне уен формасында алып барды. Сорауга дөрес җавап бирүчеләргә махсус алып килгән кәнфитләр бирде.

Ахырдан пакетлар белән күчтәнәчләр өләштеләр. И-и, ул сабыйларның куанганнарын күрсәгез икән! Сабыйларга әнә шул елмайган йөзләрен, шатлык сирпегән күзләрен күрү өчен генә булса да ярдәм итәрлек. Мондый чаралар ешрак булса икән, мөмкинлеге булган хәйриячеләр дә табылыр, эшмәкәрләребез мондый изге эштән читтә калмаслар. Ә бу юлы ярдәм итүчеләргә балалар исеменнән зур рәхмәт. Эшегез гел уң булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев