Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Малаеңда бозым бар, тиз арада кирәкле чара күрмәсәң, үлә ала"

Полициягә шәһәрнең Яңа Савин районында яшәүче 79 яшьлек ханым мөрәҗәгать итә. Ул билгесез затлар алдау юлы белән аның 520 мең сум акчасын урлавы хакында хәбәр итә. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан бүлеге матбугат хезмәте җиткерә. Җинаять 30 июнь көнне була. Пенсионер әбигә урамда таныш булмаган славян йөзле хатын...

Полициягә шәһәрнең Яңа Савин районында яшәүче 79 яшьлек ханым мөрәҗәгать итә. Ул билгесез затлар алдау юлы белән аның 520 мең сум акчасын урлавы хакында хәбәр итә. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан бүлеге матбугат хезмәте җиткерә.

Җинаять 30 июнь көнне була. Пенсионер әбигә урамда таныш булмаган славян йөзле хатын килеп, "малаеңда бозым бар, тиз арада кирәкле чара күрмәсәң, үлә ала", ди. Ә аннан соң "чистарыну йоласы" үткәрергә тәкъдим итә. Пенсионер ханым ризалаша. Өендәге 20 мең сум һәм банк хисабыннан 500 мең сум акчасын алып, билгеләнгән вакытка ялган "дәвалаучы" белән очрашуга килә.

Шәһәр скверында "дәвалаучы" аның кулындагы акчасын пакетка сала, ниндидер манипуляцияләр үткәргәч, төргәкне кире кайтара. Әмма алдакчы хатын, акчаны матрац астына куеп, бер айдан соң гына ачып карарга куша.

Зыян күрүче барысын да таныш булмаган ханым кушканча эшли. Берничә көн узгач, булган хәлләр турында бер приходның батюшкасына сөйли. Рухани аңа өйгә кайткач, пакетны тикшереп карарга киңәш итә. Өендә пенсионер хатын пакетта туралган кәгазъ кисәкләренә генә тап була.

"Савиново" полиция бүлегендә әлеге "давәлаучыга" карата "зур күләмдәге караклык" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган һәм билгесез хатынның шәхесен ачыклау буенча эш алып барыла.

http://www.saby-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев