Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәскәү күршедә генә кебек

Театр коллективының Мәскәү сәхнәсендә чыгыш ясаулары турында хәбәр иткән идек инде. Юл тузаннарын кагып өлгергәнче, гастрольләрдән алган тәэсирләре белән уртаклашырга ашыктык.

Илебез башкаласы Мәскәүгә икенче тапкыр бардылар безнекеләр. Театрның җитәкчесе Ландыш Фазлыева безгә бу турыда менә нәрсәләр сөйләде:

- 31 март көнне иртәнге сәгать 3тә Әтнәдән чыгып киттек, кичкә инде без Мәскәүдә идек. Гостиницада төнне үткәргәннән соң, иртәдән декорацияләрне урнаштырдык. Хәй Вахитның "Кияүләр", Зөлфәт Хәкимнең "Язын бозлар акканда" спектакльләрен күрсәттек. Бик яратып кабул иттеләр, икенче көнне ярты зал алдагы көнне килүчеләрдән тора иде. Спектакль тәмамланганнан соң да халык тиз генә таралышмады. Артистларга сораулар бирделәр, театрның оешу тарихы белән кызыксындылар.

Гастрольләргә барысы 26 кеше барган. Бу юлы да Мәскәүдә аларны якташыбыз Найлә апа каршы алган. "Безнең яклардан Мәскәү карарга килүчеләр өчен ул гомумән, танылган кеше. Якты чырай белән каршы ала, кулыннан килгәнчә ярдәм итә", - ди аның турында Ландыш.

- Икенче тапкыр баргангамы, бу юлы ничектер, тынычрак кабул иттек. Буш вакытларыбызда шәһәр белән таныштык, Мәскәү зоопаркында булдык. Дө­рестән дә, Себергә гастрольләрдә булып, озын юллар урап кайтканнан соң, Мәскәү - күрше авылга барып кайт­кан төсле генә булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев