Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәчетләргә азан тавышын киметергә тәкъдим иттеләр

Кыргызстанның Дин эшләре буенча дәүләт комиссиясе Мөселманнарның Диния нәзарәтенә төнлә азан тавышын киметергә тәкъдим итте. Бу хакта Дәүләт комиссиясенең халыктан кергән дәгъвага җавап рәвешендә юлланган рәсми хатта әйтелә.

Документта мәчетләрнең имамнары белән бу мәсьәлә буенча аңлату эшләре алып барылганлыгы хәбәр ителә.

Билгеле булганча, 1 апрельдә Бишкәктә М.Кашгари исемендәге мәчет ачылды. Башкаланың Свердловск районында яшәүчеләр азан тавышының каты булуына дәгъва белдерә башлаган.

Азан тавышын киметү мәсьәләсе түрәләр тарафыннан элек тә күтәрелгән иде. Бер ел элек Госсанэпиднадзор шәһәр мәчетләре җитәкчеләренә төнлә тавыш көчәйткечләрне куллануны тыйган иде, дип хәбәр итә Ансар.ру.

Чыганак: http://www.tatar-islam.com/publ/kh_b_rl_r/m_chetl_rg_azan_tavyshyn_kimeterg_t_kdim_ittel_r/1-1-0-18725

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев