Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Милеккә салым түләмәү мөмкинлеге туачак

Әлеге тәкъдим белән Энергетика буенча Дума комитеты башлыгы Павел Завальный чыккан. Бу хакта "Татар-информ" "Российская газета"га сылтама белән хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, бүген дистә еллар элек төзелгән Россия торак йортлары һәм биналары энергия тоту буенча бик түбән нәтиҗә бирә. Депутат фикеренчә, хуҗага стимул биреп, аларга тергезү үткәрергә, шул исәптән күп фатирлы йортларда капиталь төзекләндерү үткәргәндә дә бу мәсьәләне карарга кирәк.

"Торак һәм торак булмаган биналарга капиталь ремонт һәм реконструкция үткәрү буенча салым белән кызыксындыруда өстәмә чаралар карауны кирәк дип саныйм, дип билгеләп үткән Завальный. - Торак һәм торак булмаган бина хуҗаларын, күп фатирлы йортларны энергия куллануда югары нәтиҗә биргән очракта өч елга кадәр салымнан азат итүне тәкъдим итәм".

Нәтиҗәдә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен торак хуҗаларына да түләү азрак булачак, дип белдерә депутат. Мондый салым ташламалары чит илләрдә бар икән инде. Океан артында бу алым инде җиде еллап кулланыла. АКШта, мәсәлән, шундый махсус технологияләр кулланганда өч елдан биш елга кадәр милеккә салым түләмәскә мөмкин.

Чыганак: http://mediametrics.ru/rating/ru/843/hour.html?search=www.shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев