Мәктәптә – инглизчә КВН
Иске Өҗем мәктәбендә рус һәм инглиз теле атналыгы уздырганнар. "Бу уңайдан "Инглизчә КВН" һәм кызыклы уен үткәрдек. Эчтәлекләре - төрле биремнәрне үтәү һәм сорауларга җавап бирү белән бәйле иде", - дип хәбәр итә директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Алия Гайнуллина. Марина Цветаеваның 125 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә дә үткәрәләр. "Бүгенге...
Иске Өҗем мәктәбендә рус һәм инглиз теле атналыгы уздырганнар. "Бу уңайдан "Инглизчә КВН" һәм кызыклы уен үткәрдек. Эчтәлекләре - төрле биремнәрне үтәү һәм сорауларга җавап бирү белән бәйле иде", - дип хәбәр итә директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Алия Гайнуллина. Марина Цветаеваның 125 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә дә үткәрәләр. "Бүгенге көндә "Инвалидлар декадасы"на багышланган тәрбия сәгатьләре үткәрәбез, "Татлы ярминкә" уздырдык, бәйләгән, теккән әйберләр, канцтоварлар туплыйбыз", - ди ул.
Фото Иске Өҗем мәктәбе сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев