Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Моң - зарлар юк...”

"АК БАРС-Мед" иминиятләү компаниясенең Казан филиалы директоры Рәшит Абдуллинга район үзәк больницасында дәваланучы авырулар әнә шулай диде.

Район үзәк больницасының баш табибы Азат Гарипов әйткәнчә, традициягә кергән очрашу булды бу. Чөнки Рәшит Наумир улы моннан ярты ел элек аралашкан иде авырулар белән. Сөйләшә башлаганчы хастаханәнең торышын, мөмкинлекләрен барлап чыкты. Түгәрәк өстәл артында кайбер төр табибларга булган ихтыяҗ да, урын-җир мәсьәләсе дә кузгатылды. Игътибар белән тыңлаган җитәкче: "Ярты елдан тагын киләм",- дип китте. "Сүзендә тора икән",- диделәр сишәмбе көнне җыйналган авырулар.

Сораулары булган кешегә җавап бирердәй җитәкчеләр бар иде. Очрашуда иминиятләү компаниясенең Әтнә бүлекчәсе җитәкчесе Гөлнара Борһанова, баш табиб Азат Гарипов, аның урынбасары Наил Бариев, үзәк аптека җитәкчесе Гүзәл Җаппарова, ветераннар советы җитәкчесе Мингазиз Зиннәтов катнаштылар. Тик сораулар булмады. Баш табиб: "Монда дәвалангач, әйтергә куркасыздыр инде, әйтегез", - дип сөйләшүгә чакырып та карады. Аңа каршы Мингазиз абый: "Моң-зарлар юк, тәүлекнең кайсы вакытында килсәк тә, карыйлар. Без канәгать", - дип анлатты. Авыруларны күбрәк полислар кызыксындырды.

- Искесе кайчанга кадәр гамәлдә була? - дип сорадылар.

- Әгәр иске полисыгыз тәртиптә икән, әле аның белән 2015 елга кадәр йөри аласыз, чөнки электрон паспортлар гамәлгә керәчәк, анын эчендә полис та, башкасы да булачак. Яңа полис кирәк, дисәгез, Әтнә бүлекчәсеннән ел дәвамында алырга мөмкин. Безнең полис­лар белән үзегездә генә түгел, башка төбәкләрдә дә табибка күренә аласыз, аңлашылмаучылыклар килеп чыкса, 8-800-100-03-30 номеры белән безгә шалтыратасыз, бушлай, сезгә тәүлек дәвамында безнең белгечләр хезмәт күрсәтәчәк", - дип ачыклык кертте Рәшит Абдуллин.

Больницада тиз­дән регистратура бетәчәк, терминал куелачак. Полисы­гызны кертәсез, кайсы белгечкә күренәсегез килә, шул табибны күрсәтәсез. Ул сезне компьютер аша күрәчәк. Карточкагыздагы "тарих"та, мәгълүмат та компьютерга кертелә. Табибларның компьютер белән эшләячәкләрен анладыгыз инде. Тагын 4 табиб кайтасы. Соңгы яңалыклар белән баш табиб үзе таныштырды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев