Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мөселман кешесенә Яңа ел бәйрәмен билгеләп узу гөнаһмы?

Яңа ел җитә башласа, халык арасында шау-шу куба: имештер, мөселман кешесенә Яңа ел бәйрәмен билгеләп узу тыела. Җитәкчеләре мөселман кешесе булган фирмаларда Яңа ел корпоративлары уздыру да тыела ди. Ниндидер бер балалар бакчасында хәтта кайбер сабыйлар, Кыш бабай юк ул, дип, шигырь дә ятламыйлар, бәйрәм концертында катнашырга да теләмиләр икән....

Яңа ел җитә башласа, халык арасында шау-шу куба: имештер, мөселман кешесенә Яңа ел бәйрәмен билгеләп узу тыела. Җитәкчеләре мөселман кешесе булган фирмаларда Яңа ел корпоративлары уздыру да тыела ди. Ниндидер бер балалар бакчасында хәтта кайбер сабыйлар, Кыш бабай юк ул, дип, шигырь дә ятламыйлар, бәйрәм концертында катнашырга да теләмиләр икән.

Халыкка бәйрәм алдыннан дөрес мәгълүмат бирергә кирәк, ди Балтач район мөхтәсибе, Бөрбаш авылы имамы, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев:

Исламда Яңа ел дигән бәйрәм юк анысы. Гомер кыска, беребезнең дә үләсе килми, яшисебез килә. Бер караганда, һәр ел туган саен, олыгаясың, гомерең кыскара бара. Бәйрәм итәрлек сәбәбе дә юк кебек. Икенче караганда, гореф-гадәт, традиция дигән нәрсә дә бар бит. Безнең илдә Яңа елны каршылау традиция­гә кергән. Без үзебезнең гаиләдә аны каршыламыйбыз, аңа карап кына бер җиребез дә кителгәне юк. Тик бу безнең уебыз, безнең яшәү рәвешебез. Кемнеңдер бәйрәм итәсе килә, аны тыярга кирәкми, безнең авылның намазлы егетләре аны бәйрәм итә, мин аларга сүз әйтмим, чөнки беләм, бәйрәмдә егетләр аракы эчеп ямьсезләшеп утырмыйлар.

Эш Яңа елны бәйрәм итү-итмәүдә түгел, ә аны ничек каршылауда. Габделхак хәзрәт Саматов әйтә иде: без Яңа елны каршылый идек, иске елны озатканда арадагы иң өлкән кеше Коръән укый иде, Яңа ел кергәч, иң яшебез укый иде, дип. Алар да бәйрәм иткән, әмма Коръән, вәгазьләр укып. Болай итеп каршылаганда бернинди дә гөнаһ юк. Шунысы кызганыч: гадәттә, Яңа ел табынын без үзебезнең дини бәйрәмнәребезнекенә караганда мулрак итеп корабыз. Дини бәйрәмнәребезгә караганда, Яңа елга өс­тенлек бирәбез булып чыга. +
Яңа ел алдыннан бәйрәм итәргә ярамый дигән сүзләрне мин яратмыйм. Барыбызның да бала чагыбыз булды, без дә Кыш бабайны көтә идек, Яңа елны могҗизалы бер көн итеп күрә идек. Хәзерге балалар да көтә ул бәйрәмне. Балалар бакчасында бер төркемдә унбишләп бала йөри, алар Кыш бабай нинди бүләк алып килде дип сөйләшәләр. Араларыннан берсе минем әти-­әни намаз укый, алар Кыш бабай килми, бүләк бирми дип әйттеләр дисә, калган ундүрт бала шунда ук намаз уку начар икән, намаз укылган йортка Кыш бабай килми икән дип уйлап куячак. Шул рәвешле кечкенәдән үк аларда ислам диненә тискәре караш туа.

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев