Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әйдәгез елмаеп алыйк

Авторемонтлау остаханәсендә. - Әйтегезче, минем машина белән нәрсә дә булса эшләп буламы? - Әлбәттә, - ди оста, - аның алгы һәм арткы бамперларын алырга да һәм араларына яңа машина кыс­тырып куярга кирәк. *** Тукталышка китәргә җыенган автобус янына берәү йөгереп килә дә: - Җәмәгать, бу нинди автобус? - Мерседес… -...

Авторемонтлау остаханәсендә.
- Әйтегезче, минем машина белән нәрсә дә булса эшләп буламы?
- Әлбәттә, - ди оста, - аның алгы һәм арткы бамперларын алырга да һәм араларына яңа машина кыс­тырып куярга кирәк.
***
Тукталышка китәргә җыенган автобус янына берәү йөгереп килә дә:
- Җәмәгать, бу нинди автобус?
- Мерседес…
- Юк ла, нумеры нинди?
- A169BC 16rus
***
- Мин үлеп бокс яратам. Хәтта шул спорт төре аркасында бик тә бай яшәп ятам…
- Сез танылган боксчы мәллә?
- Юк, мин теш табибы…
***
- Нихәл, дус, исәнме?
- Бик яхшы, үзеңдә ничек?
- Минем хәл ярыйсы. Кара әле, синдә илле-йөз сум акча юкмы?
- Монда юк шул, янымда йөртмим.
- Ә өйдә ничек?
- Бер килеш. Кечесенә бераз салкын гына тиде. Авырып тора.
***
Ялкау юлда барганда егылган. Торып бераз киткәч, абынып тагын барып төшкән. Шуннан соң:
- Икенче тапкыр егыласымны белсәм, бая ук тормаган булыр идем, - дигән.
***
Авыру бабалары мич башыннан олы оныгына әйтә:
- Улым, су гына алып кил әле.
- Кече оныгыңа әйт, суга ул якынрак, - дигән.
- Шул ялкаудан су сорап торасың. Үзең тор да эч, бабай. Бер уңайдан миңа да бирерсең, - дигән кечесе.
***
Берәү сукыр хәерчегә акча тондырган да, тегесенең акчаны алып кесәсенә тыкканын күреп:
- Сез нәрсә монда сукыр булып кыланып утырасыз?!
- Гафу итегез, мин чын сукырны алыштырып кына торам. Ул кино карарга киткән иде, мине үзе өчен утырырга сорады. Ә үзем мин телсез…
***
Бер хәерче үтеп баручыга:
- «Баюга мең дә бер ысул» китабы авторына сәдакә бирегезче.
- Сез аның авторы?! Ә нигә алайса хәерчеләнеп утырасыз?
- Ә бу нәкъ шул ысулларның берсе…
***
- Сез урамда сәдакә сорап утырырга оялмыйсызмы?
- Өйгә алып килсәләр уңайлырак булыр иде дә, кызганычка, минем өем юк…
***
Урам буйлап бер таза гына хатын бара. Аннан хәерче:
- Ханым, минем инде биш көн ашаганым юк…
- Мин сезнең белән соклана гына алам! Шуның кадәр үз-үзеңне кулыңда тота алырга кирәк бит…
***
Теш табибы:
- Сез елмайсагыз, миндә сезне үземә чакырырга теләк туа…
- Сез минем йөземә кызыллык чыгарасыз бит…
- Юк ла. Мин бит теш табибы…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев