Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Нефтехимик" командасы очколар саны буенча "Ак Барс"ны куып җитте

Түбән Кама хоккейчылары бүген Астанада "Барыс" командасын отты.

(Казан, 23 декабрь, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Түбән Каманың "Нефтехимик хоккейчылары КХЛның даими чемпионатында "Барыс" командасын отты.

Астанада узган матч "Нефтехимик" файдасына 4:0 (0:0, 1:0, 3:0) исәбенә төгәлләнде. Боз хуҗалары капкасына алкаларны Эмиль Галимов (39 нчы минут), Деннис Эверберг (43 нче минут), Илдар Шиксатдаров (45 нче минут) һәм Богдан Якимов (47 нче минут) кертте.

"Нефтехимик" капкачысы Андрей Макаров сезонда беренче тапкыр үз капкасын коры калдырды.

Әлеге җиңүдән соң "Нефтехимик" очколар саны буенча "Ак Барс" командасын куып җитте - ике команданың да 43 матчтан соң 79ар очкосы бар.

25 декабрьдә "Нефтехимик" Новосибирскида "Сибирь" командасы белән очраша.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/23/154874/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев