Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ноябрь ахырында күрәчәкбез

Соңгы вакытта үзебезнең театр артистлары турында язам һәм сөенеп бетә алмыйм. Әллә кайларда кемнәр белән генә очрашмыйлар, нинди генә кинога төшмиләр. Әле спектакльгә дә әзерләнәләр. Һәм нинди спектакльгә әле!

Кичә, 6 сентябрьдә,  республикабыз халкына яхшы таныш  белгечләр, ТРның мәртәбәле бүләк ияләре - Әтнә дәүләт драма театрының  директоры Ленур Зәйнуллин, режиссеры Рамил Фазлыев, артист  Марат Хәбибуллин, Әтнә сәнгать мәктәбе җитәкчесе, биюләр куючы Алия Абдуллина Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсендә   Мәскәүдән килгән рәссам, композитор, биюләр куючы, Европа дәрәҗәсенә күтәрелгән шәхесләр – Геннадий Скоморохов,  Юра Федоров, Лилия һәм Айрат Баһаветдиновлар белән очраштылар.

     Бу очрашу Әтнә артистлары бүгенге көндә  сәхнәләштерә торган француз язучысы Морис Метерлинкның “Күк кош” (“Синяя птица” 1908 елда язылган)  белән бәйле дип язган идем   http://atnya-rt.ru/news/yaalyk/tiltil-mitil-tn-teatryn-kaya-alyp-baryr

Артистларыбыз кичә  әлеге очрашудан төпле фикерләр белән,  ныклы карарга килеп кайттылар.  Үзләрен борчыган сорауларга җавап таптылар.

  • Очрашу 17.00 сәгатьтә башланган иде. Куркыбрак та бардык, чөнки җаваплылык бик зур. Аралаша башлагач, вакыт үткәне сизелмәде дә, 20.00 сәгатькә кадәр барды. Һәм әйтергә кирәк бу безнең өчен табыш һәм бик файдалы очрашу булды.  Театр сәнгатендә бары да бергә бәйләнгән. Рәссамга эшләр өчен нинди костюмнарның нинди булуын белү  кирәк, музыка язар өчен шигырь булу мөһим,  көе булмагач биюләрен дә  куеп булмый. Менә кичә бар нәрсә үз урынына куелган кебек булды. “Күк кош” спектаклен барыбыз да тулысынча күзалладык. Барысы да ачыкланды. Хәзер ныклап эшли башлыйбыз,- диде Әтнә дәүләт драма театрының директоры Ленур Зәйнуллин.
  • Ә спектакльне – “Күк кош”ны тамашачы кайчан күрә алачак?
  • Ноябрь ахырында дип фаразлап торабыз. Кунаклар белән бергә, зур юбилей кичәсе булачак, Алла боерса. 

Күрергә насыйп булсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев