Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нәзифә Халикова шигырьләре

Сагыну Интернет битеннән миңа самими , сабыйларча ихлас, эчкерсез карашлы Нәзифә карап тора. Яшәргә дә яшәргә тиеш булган бу баланың бүген безнең арабызда булмавы гына хисләрне айкап, күңелне чынбарлыкка кайтара. Мондый чакта без язмышны гаепләргә яратабыз. Язмыш кына микән соң бу ? Әллә ваемсызлык,тирә- юньдәгеләр тормышына төкереп караумы.. Ничек кенә...

Сагыну

Интернет битеннән миңа самими , сабыйларча ихлас, эчкерсез карашлы Нәзифә карап тора.

Яшәргә дә яшәргә тиеш булган бу баланың бүген безнең арабызда булмавы гына хисләрне айкап, күңелне чынбарлыкка кайтара. Мондый чакта без язмышны гаепләргә яратабыз. Язмыш кына микән соң бу ? Әллә ваемсызлык,тирә- юньдәгеләр тормышына төкереп караумы.. Ничек кенә булмасын, алма кебек кыз бала бүген салкын җир куенында. Аның белән бергә дусты Айгөл дә.

Сабый дисәк тә, тормыш турында, яшәү һәм ни кызганыч, үлем турында еш уйланырга ярактан ул. Вакытсыз вафат булган абыйсын сагыну да да, дусты Айгөлгә карата ихлас дустанә мөнәсәбәте дә, әти- әнисен яратуы да, кече абыйсының гаиләсенә теләкләре дә, фамилиясе белән горурлык хисләре дә аның шигырьләрендә ачык чагыла.Ә иң аянычы - ул тормышка гашыйк...

***

Кемдер туа, кемдер китә

Шушы җирдән

Кемдер яшьли, кемдер картаеп

Кемдер теләп, кемдер яшен тутырып

Юкка гына безгә «кунак» димәгәннәр

Бу тормышнын катгый законы...

Әйе, без тик кунак шушы җирдә

Күз йомганчы уза гомерләр

Тик якыннар киткәч шушы җирдән

Катып кала нечкә күңелләр

Авыр була кеше югалтулар

Мөлдерәмә яшьләр агыла

Тирә-якны бушлык биләп ала

Бар җихан да (кырыс?) тоела

"Тик яшәргә кирәк"- дигән уйлар

Этәрәләр адым ясарга

Киләчәккә бары яхшы юрап

Яшәргә дә әле яшәргә.

Абыема.

Әгәр, абый кабат күрсәм сине

Хәлең сорар идем иң элек

Кабат югалтудан куркып сине

Кочаклармын идем сөенеп

Беркая да җибәрмәс идем мин

Көч-күәтем җитсә, кыюлык

Вакытларны туктатыр идем мин

Биләп алса, хәтта тынгылык

Сорар идем, нигә болай

Нигә бик тиз мине ташладын

Зур борчуга урап күңел түрен

Күк йөзендә балкый башладың?


Дустым Айгөлгә.

Туган көнең белән сине

Котлап китәсем килә

Иң изге теләкләрне тик

Сиңа телисем килә

Һәрвакытта гел көләч бул

Елмаеп көлеп яшә

Кайгыларның барын онытып

Сөеп-сөелеп яшә

Син онытма беркайчан да

Киңәшләрем бирермен

Рәнҗетсә әгәр берәрсе

«Мордасын» җимерермен

Беркайчан да үкенмәдем

Син - якын дус булганга

Һәрвакытта горурландым

Тату яшәп торганга.

***

Яңгыр яуган чакта җиргә

Уйлап кара күктә ниләр бар?

Шул күкләрдән яңгыр булып җиргә

Челтерәп - челтерәп кемнең яшь ага?

Җирдәгеләр өчен борчылалар микән?

Әллә инде күктә кайгы бар?

Яки инде шушы яңгырларда

Киләчәккә яңа өмет бар



Илназ абыема.

Нәкъ ? ел җир йөзенә

Иң матур пар туа дөньяга

Нинди генә вакыт булса да сез

Гел янәшә була белдегез

Ялган сүзгә, начарлыкка түзеп

Сөю диеп янып йөрдегез

Хөрмәт итүче дә, көнләшүче дә

Очрагандыр сезнең юлларга

Моңа инде нигә аптырарга

Сез бит үрнәк бөтен парларга

Бүген менә олы юлга,

зур тормышка аяк бастыгыз.

Зур борчулар кичеп борчылулар

Икәүләшеп "риза" дидегез.

Бу ризалык инде уен түгел

Ул - сөюнең ныклык билгесе

Аны югалтмыйча саклый алу

Һәммәгезнен инде үз көче

Бу ике көч бергә бергәләшеп

Һич аерылыйча тормыш кичегез

Бары шатлык, сәләмәтлек кенә

Сез алыгыз юлдаш иттереп.

Сөюләргә һич тә тап тидерми

Сез атлагыз икәү янәшә

Рәнҗетүче, кимсетүче була калса

Онытмагыз мин бит янәшә

Мин сезгә булышырмын

Кунакларга бик еш килермен

Сез бәхетле булсын бергә дип

Теләк һәр көн саен теләп йөрермен

***

Язмышлардан узмыш юк диләр бит

Ә син узып кара булдырсаң

Күнми кара тормыш законына

Көчең әгәр җитәр дип тойсаң

Син еламый кара, күңел түрен,

Каплап алса кара болытлар,

Ә син чыда әрнегәндә йөрәк

Күңелләрдә сүнеп өметләр

Син яратмый кара, әгәр сөю,

Бер сукмактан йөрсә янында

Ә син аңлап кара ул чын сөю

Бирә алмаса синең җаныңа

Син көнләшми кара, алар парлап

Синең яннан үткән чагында

Син ышанып кара кешеләргә

Иң якының сине хур итсә,

Үпкәләми кара, бар җиһанга

Сабырлыгын җыеп түзеп кара

Тиңләп кара аны башкаларга

Син гафу ит, хәтта күңел

Ташлар кебек катып калса да

Борчуларың онытып, зур-зур атлап

Өйрән бары алга атларга.

Йөрәкләрен тагын бер кат яралаганым өчен бу балаларның әти- әниләреннән, туганнарыннан мең кат гафу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев