Ояласы юк, дәвалап була икән
Бик четерекле мәсьәләне кузгатырга булдым әле. Кагыйдә буларак, бу хакта җәелеп сөйләшмиләр, ә табибка бик сирәк кыюлар гына мөрәҗәгать итә. Сидек тота алмау" ("недержание мочи") дип атала бу чир. Бу нәрсә кешене үз-үзенә бикләнергә, кеше арасына чыгудан тыелырга мәҗбүр итә. Аңардан котылу юлы бар, әлбәттә. Оялуыңны җиңеп, табибка барырга, хәлеңне...
Бик четерекле мәсьәләне кузгатырга булдым әле. Кагыйдә буларак, бу хакта җәелеп сөйләшмиләр, ә табибка бик сирәк кыюлар гына мөрәҗәгать итә.
Сидек тота алмау" ("недержание мочи") дип атала бу чир. Бу нәрсә кешене үз-үзенә бикләнергә, кеше арасына чыгудан тыелырга мәҗбүр итә. Аңардан котылу юлы бар, әлбәттә. Оялуыңны җиңеп, табибка барырга, хәлеңне аңлатырга гына кирәк.
Казанның 18 нче шәһәр хастаханәсендә эшләүче югары категорияле табиб-хирург, уролог Роман Шәрипов шушы проблеманы хәл итү белән 15 еллап шөгыльләнә инде. Аның киңәшләре бик күпләргә файдалы булыр.
- Роман Аделевич, "сидек тота алмау" дигән төшенчә нәрсәне аңлата?
- Сидекнең кеше ихтыярына буйсынмыйча, үзеннән-үзе бүленеп чыгуын шулай дип атыйлар. 40 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызларның һәр өченчесе моның ни икәнен белә. Бу халәт, бердән, гигиена ягыннан җайсызлык тудырса, икенчедән, үзеннән начар ис килеп тору хатын-кызга әхлакый зыян китерә. Тагын шунысы да бар: гаиләле хатын-кыз ире белән җенси якынлыктан кача башлый.
- Бу авыру ни сәбәпле барлыкка килә?
- Сидек тота алмауның сәбәбе - сидек агып чыгу каналын (уретраны) нормада тотарга тиешле тукымаларның көчсезләнүе. Мондый хәл бала тудырганда травма алу, гинекология буенча зур операция кичерү, авыр физик хезмәт, өлкән яшьтә мускулларның сыгылмалылыгы югалу аркасында килеп чыгарга мөмкин.
- Табибка мөрәҗәгать итәргә вакыт җиткәнен нинди билгеләр белгертә?
- Сидек тота алмауның төп өч төре бар. Йөткергәндә, төчкергәндә, көлгәндә, авыр әйбер күтәргәндә, җенси акт вакытында, йөгереп киткәндә, хәтта атлап барганда да бүленеп чыга икән, димәк бу - "стресска бәйле сидек тормау" яки "көчәнгәндә сидек тормау" ("стрессовое недержание") дип аталучы беренче төре. Икенче төре сидек куыгының кирәгеннән артык активлыгы аркасында килеп чыга. Бу очракта бәдрәфкә бару теләге кинәт барлыкка килә, бик еш һәм түзеп тора алмаслык көчле була, еш кына кеше бәдрәфкә барып өлгерә алмый. Сидек тормауның катнаш төре дә очрый, ул вакытта югарыда әйтеп үтелгән билгеләр барысы бергә күзәтелә.
- Алардан котылу, гадәти тормышка кире кайту мөмкинме соң? Дәвалануның нинди ысуллары бар?
- Күп хатын-кызлар сидек тормауны олыгаюның бер күрсәткече дип уйлап ялгыша. Табибка барырга оялып, газаплана-газаплана түзеп яши бирәләр. Тик шуны аңласыннар иде: дәваланмасаң, чир тагын да катлаулана. Аннан котылу юлы бар, дәвалау ысулы 20 ел элек үк уйлап табылган һәм хәзер дә уңышлы кулланыла. "Слинглы" дип йөртелүче операция ясау стресска бәйле сидек тормаудан җәфаланучы хатын-кызларны дәвалауның дөнькүләм кабул ителгән стандарты булып тора.
- Операция нидән гыйбарәт? Тәфсилләбрәк аңлатсагыз иде.
- "Слинг" - челтәрсыман махсус синтетик тукымадан эшләнгән элмәк ул. Шул элмәк, сидек каналы астыннан үткәрелеп, аны өскә таба күтәрә һәм сидек үзеннән-үзе агып чыкмый. Мондый операция, гадәттә, 30 минут эчендә башкарыла, нәтиҗәлелеге 90 проценттан артык. Пациентлар зур җәрәхәт алмый, күренеп торган җөйләр дә калмый.
- Элмәк кую операциясен бу уңайсыз чирдән интегүче һәркем ясата аламы?
- Бала табарга ниятләүчеләргә һәм сидек бүлеп чыгару-җенес әгъзалары системасында ялкынсынулар булган хатыннарга мондый операцияне ясарга ярамый.
- Элмәк куйдырырга җыенган хатын-кызның гинекологик проблемасы да булса...
- Гадәттә андый операцияләрне без хатын-кызлар табибы белән бергәләп...
Укып бетерә аласыз: http://vatantat.ru/index.php?pg=383
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев