Путинның президент вазифасындагы эшен 81% россияле уңай бәяләгән – сораштыру
Моннан тыш, сораштырылучыларның 15 проценты ил сәясәтчеләренең берсенә дә ышанмавы хакында белдергән. (Казан, 29 июнь, "Татар-информ"). Путинның президент вазифасындагы эшен 81% россияле уңай бәяләгән, дип күрсәтә "Левада-Үзәк" үткәргән сораштыру нәтиҗәләре.
Шул ук вакытта 44 процент кеше генә Дмитрий Медведевның РФ премьер-министры вазифасын башкаруыннан канәгать, дип белдергән. Ә 55 процент респондент бөтенләй аның эшеннән риза түгел. Гомумән, хөкүмәте эшчәнлеген 48 процент кеше уңай яктан бәяли, ә 51 проценты тискәре фикердә, дип яза "Интерфакс".
Моннан тыш, сораштырылучыларның 15 проценты ил сәясәтчеләренең берсенә дә ышанмавы хакында белдергән. 14 процент респондент сәясәт белән кызыксынмавы хакында әйткән.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев