Райондашларның ышанычы арткан
Гадәттә, порталда безнең район халкыннан квартал буена 2-3 гариза теркәлсә, агымдагы елның июль аенда гына 4 мөрәҗәгать кергән. Аларның барысы да юл хәрәкәте һәм юл билгеләре белән бәйле - барысы да уңай хәл ителгән. Август башында исә Күлле Киме авылыннан "Лесопосадка"да хасил булган чүплекне чистартып юк итүне сорап язганнар. Бу...
Гадәттә, порталда безнең район халкыннан квартал буена 2-3 гариза теркәлсә, агымдагы елның июль аенда гына 4 мөрәҗәгать кергән.
Аларның барысы да юл хәрәкәте һәм юл билгеләре белән бәйле - барысы да уңай хәл ителгән.
Август башында исә Күлле Киме авылыннан "Лесопосадка"да хасил булган чүплекне чистартып юк итүне сорап язганнар. Бу гариза да уңай хәл ителгән. Проблема Татарстан Республикасының экология һәм табигый ресурслар министрлыгы күрсәтмәсе нигезендә уңай чишелеш тапкан. Министрлыкның Төньяк территориаль идарәсе: "Санкцияләнмәгән чүплек юкка чыгарылды", дип хисап тоткан.
Ә менә ташландык йорт буенча бирелгән сорауны мотивацияле рәвештә кире какканнар. Шул ук август аенда "Сукмактан үтүче балалар өстенә ишелү ихтималы булган ташландык йорт коймасын" сүтеп юкка чыгаруны сорап язган мөрәҗәгатькә Әтнә муниципаль районы башкарма комитеты җавап биргән. Анда: "Олы Әтнә авыл җирлеге хезмәткәрләре картада күрсәтелгән бу участокта булдылар. Фотографиядәге фактлар расланмады. Гариза язучының төгәл адресы һәм контактлары булмау сәбәпле, участокның адресын ачыклап булмады", диелгән. Гариза язучы: "Акрын эшлисез, инде үзебез төзәтеп куйдык", дип үпкәсен белдерсә дә, фактны танырга кирәк - хәбәр аноним булмасын һәм кире элемтәгә чыгу мөмкинлеге булсын иде.
Сентябрь аенда Каенсар авылыннан интернет сыйфатына бәйле мөрәҗәгать кергән. Интернет начар эшләү сәбәпле, кайбер көнне балаларның өй эшләрен дә карый алмаулары - факт. Дөрестән дә, "Таттелеком" белән килешүдә ай саен 515 сумга 4 Мбит/с тизлектәге интернет бирелергә тиеш. Ә Казандагы оешма операторы: "Сездә 0.20 Мбит/с гына... Зуррагын аларның борынгы заман җиһазлары тарта алмый", дигән. ПАО "Таттелеком" Каенсарга җепсел-оптикалы элемтә линиясе булдырылачагын хәбәр итә. Көтеп карыйк...
Яңарак кына Комыргуҗа авылына кергәндәге асфальт юлның нык пычрак булуын хәбәр иткәннәр. "Главтатдортранс" моны уңай хәл итәргә ышандыра. Кабат көтәргә кала...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев