Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россия иген уңышы буенча 2017 ел рекордын кабатларга мөмкин

Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев бөртек экспортлау узган ел күрсәткечләрен узып, 45 млн тонна тәшкил итәчәген җиткергән. (Казан, 6 декабрь, "Татар-информ"). Россия иген уңышы буенча 2017 ел рекордын кабатларга, хәтта уздырырга мөмкин. Әлеге фикерне Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев "Россия 24" телеканалына интервьюда җиткергән, дип хәбәр итә ТАСС...

Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев бөртек экспортлау узган ел күрсәткечләрен узып, 45 млн тонна тәшкил итәчәген җиткергән.

(Казан, 6 декабрь, "Татар-информ"). Россия иген уңышы буенча 2017 ел рекордын кабатларга, хәтта уздырырга мөмкин. Әлеге фикерне Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев "Россия 24" телеканалына интервьюда җиткергән, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

"Бөртеклеләр җитештерү буенча, минем уйлавымча, без бу казанышларга ирешергә тиеш. Безнең моңа һәм алга таба исә тагын да арттырырга мөмкинлекләребез бар", - дип җиткергән министр.

Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2017 елның 5 декабренә Россиядә 139,5 млн тонна бөртек суктырылган (2016 елда - 124,6 млн тонна). Уңыш гектарыннан 30,4 центнер (2016 елда - 27,2 центнер) алынган. Шул исәптән 88 млн тонна (2016 елда - 75,9 млн тонна), гектарыннан 32,2 центнер (2016 елда - 27,9 центнер) бодай җыеп алынган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/06/153756/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев