Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россия Кубогы өчен көрәштеләр

Шушы көннәрдә малайлар, кызлар һәм яшүсмерләр арасында узган шахмат буенча Россия кубогы өчен бәйге - Рәшит Нәҗметдинов Мемориалы тәмамланды. "Нәтиҗәләр начар түгел. Республика данын яклаган яшь шахматчыларыбыз яхшы чыгыш ясадылар", - диде тренер Раил Шакиров. Тренер шәкертләрен һәр бәйгедә катнаштырырга тырыша. Бу юлы да Казанда узган Россия Кубогы этабында Татарстанның...

Шушы көннәрдә малайлар, кызлар һәм яшүсмерләр арасында узган шахмат буенча Россия кубогы өчен бәйге - Рәшит Нәҗметдинов Мемориалы тәмамланды.
"Нәтиҗәләр начар түгел. Республика данын яклаган яшь шахматчыларыбыз яхшы чыгыш ясадылар", - диде тренер Раил Шакиров.
Тренер шәкертләрен һәр бәйгедә катнаштырырга тырыша. Бу юлы да Казанда узган Россия Кубогы этабында Татарстанның авыл районнары вәкилләре күп булмады, ә безнекеләр катнашты. Шул ук вакытта турнирга Россия Федерациясенең Кырымнан Владивостокка кадәр булган 30 субъектыннан килгәннәр иде.
9 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар бәйгесендә Самат Шәрәфиев белән Азалия Мифтахова уңышлы чыгыш ясадылар. Икесе дә I урын иясеннән 3әр баллга гына калыштылар. Кызлар арасыннан безнең Азалиядән алда Пермь крае, Чиләбе белән Свердловск өлкәләре һәм 7 Татарстан шахматчысы гына урнашты. Самат та көтелгәннән югарырак урынны яулады.
11 яшькә кадәрге шахматчы малайлар саны 78 үк булды. Бу төркемдә Татарстан данын Әтнәнең берьюлы 3 шахматчысы - Алмаз Бадиков, Камил Кәримов, Ислам Мөхәмәдҗанов яклады. "Мондый зур турнирда алардан артык күпне өмет итмәгән идем. Шулай да яхшы уеннар белән сөендерделәр", - диде остаз.
11 яшькәчә шахматчы кызлар төркемендә Исламия Мөхәмәдҗанова да сокланырлык чыгыш ясады. Тренер аның 3 балл туплый алуын "Әйбәт күрсәткеч", дип бәяләде.
Кыскасы, безнең яшьләр яхшы шахматчылар булуларын тагын бер кат расладылар. Алда - авыл районнары арасында Татарстан беренчелеге көтә. Шахматчыларыбыз бу турнир алдыннан Россия күләмендә чыгыш ясап, яхшы чыныгу алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев