Россиядә тәмәке бәясе 140 сумга кадәр күтәрелергә мөмкин
Җәмгыять

Россиядә тәмәке бәясе 140 сумга кадәр күтәрелергә мөмкин

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы сигаретларны минималь ваклап сату бәясен билгеләячәк.

Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә тәмәке бәясе артырга мөмкин, дип яза «Известия».

Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы сигаретларны минималь ваклап сату бәясен билгеләячәк. Хәзерге вакытта әлеге планка билгесез булып кала. Әмма бер кап тәмәкенең хакы 100 сумнан 140 сумга кадәр артуы ихтимал, диелә хәбәрдә.

Тәмәке продукциясенә минималь ваклап сату бәясен билгеләүне РФ Финанс министрлыгы да хуплый.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/28/153222/


Нет комментариев