Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Роза чәчәген кышка ничек сакларга?

Бакчачы Фарсель Зыятдинов җавабы: - Күп розалар кыш көне туңа, шуңа да бик соң шытып чыгалар. Розаларны кышка дөрес саклау мөһим. Башта сабагын 25-30 сантиметр калдырып кисәргә кирәк. Розаның җирдә кала торган өлешендә бөреләре дә булырга тиеш. Чәчәкнең тирә-ягын коры черемә белән күмәсең. Черемә булмаса, пычкы оны да розаны бик...

Бакчачы Фарсель Зыятдинов җавабы:

- Күп розалар кыш көне туңа, шуңа да бик соң шытып чыгалар. Розаларны кышка дөрес саклау мөһим. Башта сабагын 25-30 сантиметр калдырып кисәргә кирәк. Розаның җирдә кала торган өлешендә бөреләре дә булырга тиеш. Чәчәкнең тирә-ягын коры черемә белән күмәсең. Черемә булмаса, пычкы оны да розаны бик яхшы җылытачак. Ләкин ул коры булырга тиеш, каплаганчы аңа яңгыр тимәскә тиеш. Җылыту өчен тартма ясарга була. Ул фанердан да, тактадан да булырга мөмкин. Соңыннан розаларны шуның белән каплап куясың. Яңгыр суы үтмәсен өчен, өстен пленка белән дә капларга кирәк, ләкин кырыйларын берничек тә балчык белән өяргә ярамый. Роза кыш көне үсмәсә дә, сулый ул. Балчык суларга ирек бирмәячәк. Көннәр суыткач, өстен тагын җылы әйберләр белән каплыйсың. Кар яугач, өстенә ярты метр кар өяргә кирәк.

http://www.tulachi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев