Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

САБЫЙ

Күрше малай килгән яныма, Әйтә миңа : - "Нигә язмыйсың ?" Ни әйтим соң, уенга бордым : "Каләмемне дустым югалттым!" Чыгып китте сабый, дәшмәде, Биш минуттан ишек ачылды: "Алып килдем абый каләм, кәгазь! Әйдә инде, миңа шигырь яз!" Аптырагач туры карап әйттем : "Энем! Бүген илһам килми", - дим, "Аннан...

Күрше малай килгән яныма,
Әйтә миңа : - "Нигә язмыйсың ?"
Ни әйтим соң, уенга бордым :
"Каләмемне дустым югалттым!"

Чыгып китте сабый, дәшмәде,
Биш минуттан ишек ачылды:
"Алып килдем абый каләм, кәгазь!
Әйдә инде, миңа шигырь яз!"

Аптырагач туры карап әйттем :
"Энем! Бүген илһам килми", - дим,
"Аннан башка язу - язу түгел,
Ә бары тик кәгазь бозу!" - дим.

"Кичә миңа иртә килде илһам,
Бүген менә никтер күренми,
Шуңа энем, каләм очына да
Матур сүзләр бер дә эленми !

Эленсә дә аннан башка сүзләр

Гөлләр кебек матур үрелми !"

Китте сабый, узе башын кашый,
Куреп торам - мина ышанмый !
Ун минуттан янә тәрәзәмнән
Мина таныш ике күз карый!

Йөгерүдән хәлдән тайган сабый
Шактый арган, сулыш алалмый,
Әйтте шунда сузен тоташтан : -
"Илһам абый килми - ул ашта,
Икрам абый аннан күпкә таза,
Шуны алып килдем алмашка !"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев