Җәмгыять
Сабыйны хастаханәдән чыгарганнар - "Әтнә таңы"
Уфада табиблар Вәсилә Фәттахованың кызын хастаханәдән чыгарган. Бу хакта "Комсомольская правда" хәбәр итә. Вакыты тулмыйча декабрь аенда дөньяга килгән кыз бала хастаханәдә берничә ай булды - шул вакыт эчендә аның сәламәтлеге даими рәвештә табиблар күзәтүе астында иде.
Бала хәзер сау-сәламәт, тиешле авырлык та җыеп өлгергән, даими медицина күзәтүе дә кирәк...
Уфада табиблар Вәсилә Фәттахованың кызын хастаханәдән чыгарган. Бу хакта "Комсомольская правда" хәбәр итә. Вакыты тулмыйча декабрь аенда дөньяга килгән кыз бала хастаханәдә берничә ай булды - шул вакыт эчендә аның сәламәтлеге даими рәвештә табиблар күзәтүе астында иде.
Бала хәзер сау-сәламәт, тиешле авырлык та җыеп өлгергән, даими медицина күзәтүе дә кирәк түгел, диелә. Баланың әтисе - Илгиз беренче вакытларда кызын тәрбияләү өчен шәфкать туташы яллаган.
Татарстан һәм Башкортстан эстрадасы йолдызы Вәсилә Фәттахова, бала тапканнан соң рәткә килә алмыйча, гыйнвар аенда вафат булган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев