Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“ШАКТЫЙ ТИРЛӘРГӘ ТУРЫ КИЛӘ”

Түбән Бәрәскәнең почта бүлеге почтальоннары әнә шулай диләр.

Зөлфия Хәкимова әле­ге бүлекне әле 2 ел гына җитәкли. Шулай да ирешкән уңышлары, бүгенге проблемалары турында тәфсилләп сөй­ләде.

- Матбугатка язылу һәм сату планнарын үтәп барабыз. Монысы - бик зур куаныч, - ди ул.

Күзгә ташланганы шул - почта бүлеге урнашкан бүлмә бик кечкенә. Өстәлдә дә, стенада да вак-төяк товар - кыскасы, кайда буш урын бар, шунда урнаштырганнар. Бу уңайдан үзе:

- Сату планы зур. Халык саны кимесә дә, план кимеми, - дип көрсенә. Аның сүзләрен Бәрәзә, Югары һәм Түбән Бәрәскә авыллары почтальоннары Рәйхана Зарипова, Әнисә Нәҗмиева һәм Лилия Сабирҗанова да куәтли. Дөрестән дә, вак-төяк сатып шактый зур сумма тәшкил иткән планны үтәр өчен нык тирләргә туры киләдер!

Почтальоннарга да бик җайлы түгел. Аеруча, 25 еллык хезмәт стажына ия Рәйхана апага кыен.

- Бәрәзә авылында йорт­лар бик таркау урнашканнар. Авыл эчендә юллар пычрак, күп йөрергә кирәк. Сәламәтлегем чамалы, ә һәр йортны йөреп чыгар өчен тазалык кирәк. Әле ярый җәмәгатем булыша, - ди ул.

Бу уңайдан хезмәттәшләре:

- Быел пенсиягә чыгам дип тә куркыта әле, - дип шаяртып көлештеләр.

Сүз дә юк, почтальоннарның эше бик күп. Пенсия, субсидия акчаларын өләшү зур төгәллек таләп итә. Ялгыз яшәүче әби-бабайның коммуналь хезмәтләре өчен түләүләрне дә почтальоннар җыялар.

- Хезмәт хакларыбыз аз булса да, тырышабыз, - ди почта бүлеге җитәкчесе.

Матбугатка язылуның I яртыеллык планын үтәү җиңелрәк дип саныйлар. Ә II яртыеллыкка язылырга, халыкта вакыт табылып бетми күрәсең. Әйтүләрен­чә, җәйге эшләр белән мавыгып, газетага язылырга оныталар. Укырга вакыт булмауны сәбәп итәләр.

Шөкер, биредә "Әтнә таңы"н яраталар. Күпчелек, үзебезнең район хәбәрләрен якын итә. Урта биттәге кушымтадан республика яңалыкларын белеп баруга куанучылар күп.

- "Әтнә таңы"на беренче чиратта үзебез язылабыз. Укырга да күңелле, яңалыклар күп, - диләр. Газетабызның тагын бер өстенлеген 2013 елның II яртыеллыгына язылу бәяләренең бик күпкә артмавында күрәләр. Шулай да күбесенчә өлкән яшьтәгеләр генә язылуга борчылалар. Яшьрәкләрнең үз фикере. Имештер, яңалыкларны интернет аша да белеп була. Сәер фикер. Укырга яратмаучылар фикере бу. Газетаны кулга тотып укуга җитми инде!

Автор фотосында сулдан уңга Әнисә Нәҗмиева, Рәйхана Зарипова, Зөлфия Хәкимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев