- урамда -25°С булганда авыл мәктәпләрендә 1-4 сыйныф укучылары өчен дәресләр үткәрелми;
- -27°С булганда шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә 1-4 сыйныф укучылары өчен дәресләр булмаска тиеш;
- -30°С һәм аннан да түбән температура булганда 1 дән алып 11 сыйныйфка кадәр укулар алып барылмый.
Шунысы кызык, балалар бакчалары нинди генә һава торышы булса да, эшләргә һәм тәрбияләнүчеләрне кабул итәргә бурычлы. Нормативларны уйлап, гамәлгә кертүчеләр, бакчага йөрүче нәниләр, зурларга караганда чыдамлырак, дип фикер йөрткәннәрдер. Әмма монда да аерым чикләүләр бар.
- -15°С салкын һәм җилнеӊ тизлеге секундка 7 метрдан артса, балалрныӊ урамда йөрү вакытлары киметелергә тиеш.
- -15°С салкын һәм җил тизлеге секундка15 метрдан артса, 4 яшьлек балаларны,
- -20°С салкын һәм җил тизлеге секундка15 метрдан артса, 5-7 яшьлек балаларны урамда йөрергә алып чыгарга тиеш түгелләр.
"Хезмәт" газетасының баш мөхәррире.
Чыганак: www.baltaci.ru
Нет комментариев