Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Салымнарны Күпфункцияле үзәкләр аша түләп булачак

Моннан тыш, «махсус аванс кертемнәре» институтын гамәлгә кертергә тәкъдим ителә.

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте Дәүләт Думасына салымнар һәм Салым кодексында каралган башка түләүләрне Күпфункцияле үзәкләр аша башкару мөмкинлеге бирә торган канун проекты тапшырды, дип хәбәр итә «Российская газета».

Шул ук вакытта, Күпфункцияле үзәкләр, федераль почта элемтәсе һәм җирле хакимиятләргә түләүләрне үз вакытында күчерүдә җаваплылык йөкләнә.

Моннан тыш, «махсус аванс кертемнәре» институтын гамәлгә кертергә тәкъдим ителә. Салымнарны турыдан-туры Күпфункцияле үзәкләр аша түләү мөмкинлеге гражданнарның вакытын сизелерлек янга калдырачак, диелә канун проектына аңлатма язуында.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/21/154708/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев