Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сөенечебез зур

Сүзем һәм уйларым Комыргуҗа авылына барып кайтканнан соң, "Әниләр бәйрәме" уңаеннан 11-еллык мәктәптә үткән бәйрәмдә булгач туды. Быел оныкларыбызга да шушы мәктәптә укырга насыйп булды. Күптәннән көткән, искитмәле юллы булдык, юлыбыз районда бердәнбер. Үзара салым акчасына урамга да таш түшәлде - пычрактан котылдык, газаплы көннәр артта калды. Балаларның да, әти-әниләрнең...

Сүзем һәм уйларым Комыргуҗа авылына барып кайтканнан соң, "Әниләр бәйрәме" уңаеннан 11-еллык мәктәптә үткән бәйрәмдә булгач туды.

Быел оныкларыбызга да шушы мәктәптә укырга насыйп булды. Күптәннән көткән, искитмәле юллы булдык, юлыбыз районда бердәнбер.
Үзара салым акчасына урамга да таш түшәлде - пычрактан котылдык, газаплы көннәр артта калды. Балаларның да, әти-әниләрнең дә сөенече бик зур. Алдагы елларда 4-5 километр араны җәяүләп йөргән балаларыбыз ничек йөрделәр икән дибез. Иртән автобус алып китә һәм кайтарып куя. Балалар җылы, якты мәктәптә укуга сөенеп туя алмыйлар. Укулары да начар түгел, төрле кичәләрдә катнашалар. Сүзем әниләр бәйрәме турында иде бит...
Бәйрәмгә бик нык хәзерләнгәннәр. Һәр сыйныф стена газетасы чыгарган, әниләрне котлап концерт номерлары әзерләгәннәр. Үзләре алып килгән әйберләрдән ярминкә оештырганнар. Ярминкә бик бай иде, сәүдә яхшы үтте, әйберләр бик тиз сатылып бетте.
Мәктәп якты, җылы, балалар яхшы белем алсын өчен барлык шартлар да тудырылган. Авыл үзе дә нык үзгәргән, һәр урам юлына асфальт җәелгән. Урам утлары балкып тора.
Районыбызның кайсы почмагына юл тотсак та, юлларына да, тормышлар да искитәрлек. Үзем моңа төп сәбәпче - күмәк хуҗалыкларның таркалмавы дип саныйм. Районыбызның үзәге Олы Әтнәгә килсәк тә шәһәргә килгән кебек: һәркайда - чисталык, бик нык үзгәрде, матурланды. Исең китәрлек. Без, өлкән яшьтәгеләр моңа сокланып туя алмыйбыз.

Фото Комыргуҗа мәктәбе сайтыныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев