Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләргә тагын БДИ турында...

Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) - мәктәп тәмамлаучылар өчен дәүләт аттестациясенең төп формасы. Аның нәтиҗәләре югары һәм урта махсус уку йортларына укырга керү имтиханы да булып тора.

БДИ Россия Федерациясенең барлык субъектларында 2005 нче елда үткәрелә башлады, 2009 нчы елда исә штат режимына керде, ягъни, мәктәпне тәмамлаучылар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенең төп төре буларак, закон нигезендә беркетелде. Россиянең барлык төбәкләрендә дә җаваплар өчен махсус бланклар кулланыла, имтиханнар рус телендә (чит телне санамыйча) язмача була. БДИ махсус имтихан кабул итү пунктында (ППЭ) оештырыла. Укучылар ППЭга паспорт, пропуск һәм кара гель ручка алып килергә тиешләр. Имтихан вакытында кәрәзле телефоннар яки башка элемтә чараларын, электрон-хисаплау җайланмалары һәм белешмә материаллар куллану закон нигезендә тыела. Закон бозган өчен административ җаваплылык каралган.

Мондый тәртип бозу очракларын булдырмас өчен, имтиханнар видеокүзәтү оештыралган аудиторияләрдә уздырыла, укучылар ППЭга металлорамка аша узалар. Бу шартларны таләпләрнең кырыслануы, дип түгел, ә яхшы укучыларның хокукларын яклау, дип кабул итәргә кирәк. БДИ үткәрү барышына контрольне көчәйтү максатыннан, имтиханнарда җәмәгать күзәтүчеләре катнаша. Дәүләт власте органнары вәкилләре, җәмәгать оешмалары, белем бирү учреждениеләренең ата-аналар комитеты әгъзалары, массакүләм-мәгълүмат чаралары вәкилләре, үз балалары яки якын туганнары имтихан тапшырмаган очракта, җәмәгать күзәтүчеләре була алалар. Җәмәгать күзәтүчеләре булырга теләүчеләр район мәгариф бүлегендә теркәлеп, аккредитация үтәләр һәм таныклыклар алалар.

Ике имтихан - рус теле һәм математика - бу елның чыгарылыш сыйныф укучылары өчен мәҗбүри булып тора. Бу предметлардан имтиханны уңышлы тапшыру урта белем турында аттестат алу өчен кирәк. Башка предметлар буенча имтихан укучы теләге буенча бирелә. Алар укуын югары уку йортында дәвам итәргә теләүчеләр өчен мөһим. Имтиханнар санына чикләүләр юк.

Һәр предметтан да БДИ биремнәре ел саен камилләшә бара: биремнәрдәге төгәлсезлекләр бетерелә, аерым биремнәрне һәм имтихан эшен бәяләү системасы үзгәреп тора. Быелгы үзгәрешләр түбәндәгедән гыйбарәт.

Быел тагын 3 фәннән - физика, химия, биологиядән тест өлешләре юк ителә. Бүгенге көндә бары тик чит телләр буенча гына тест өлеше кала. Тест өлешенең юк ителүе белән укучыларга имтихан тапшыру да авырлаша, нәтиҗәләрнең начарланырга мөмкин дип уйлау исә дөрес түгел. Әйтик, узган елда 4 фән буенча имтихан биремнәреннән тест өлеше юк ителде. Әлеге предметлар буенча күрсәткечләр исә, республика буенча, алдагы ел белән чагыштырганда, бераз югарырак та булган әле.

Башка фәннәрдә зур яңалыклар булмаса да, кайбер биремнәрнең эчтәлегендә, формулировкасында яки бәяләнешендә бераз үзгәрешләр бар. Ул үзгәрешләр турында мәктәптәге укытучылардан, мәгариф бүлеге сайтыннан тулырак мәгълүмат алырга мөмкин.

9 сыйныфлар аттестат алу өчен 4 имтихан тапшырырга тиеш - рус теле, математика һәм 2 сайлап алынган фән. Алдагы елларда сайлап алу фәннәренең билгесе аттестат алу өчен мөһим түгел иде. Быел алар да исәпкә алыначак.1 яки 2 фәннән "2" булган очракта, укучы имтиханны кабаттан бирә ала. Икелеләр саны 2дән арткан очракта, киләсе елга гына тапшыра ала. 9 сыйныфлар өчен дә онлайн ( турыдан-туры) видеокүзәтү оештырылачак.

БДИ форматында имтихан тапшыру җиңел эш түгел. БДИ - алынган белемне тикшерү ысулы, тормышта чираттагы бер сынау. Әлбәттә, бер-ике көндә генә имтиханнарга әзерләнеп, яхшы баллар алып булмый. Шулай да, даими рәвештә дәресләргә әзерләнеп, яхшы укыган, ел буе максатчан рәвештә имтиханга әзерләнгән кеше өчен куркыныч әйбер түгел. Киресенчә, ул югары һәм махсус уку йортларына укырга кергәндә, укучы өчен яңа мөмкинлекләр ача, булачак һөнәрне сайлауда ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев