Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татар ата-аналары клубы вәкилләре “Z” буынында телгә кызыксыну уятырга өйрәнде

Ата-аналар балаларның нигә татарча начар сөйләшүләре һәм хәзерге татар телен укыту программасы нинди булырга тиешлеге хакында фикер алышты.

(Казан, 24 декабрь, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). Бүген, 24 декабрь көнне, Jadidfest кысаларында "Татар ата-аналары клубы" үз җыелышын үткәрде. Ата-аналар балаларның нигә татарча начар сөйләшүләре һәм хәзерге татар телен укыту программасы нинди булырга тиешлеге хакында фикер алышты.

"Татар ата-аналары" клубы "ВКонтакте" социаль челтәрендә актив эш алып бара. Төркем татар теле тирәсендә борчулы вәзгыять туган вакытта оешты. Хәзерге вакытта төркемдә 11757 кеше интернетта татар телле мохит тудыру юнәлешендә актив эш алып бара. Бу клубның бурычлары: Балалар өчен эзлексез әхлак тәрбиясе бирү шартлары булдыру, Татарстанда һәм татарлар яшәгән башка төбәкләрдә татар мохите булдыру, татар теленең дәрәҗәсен арттыру, фәнни тел буларак үстерү, моның өчен шартлар тудыру.

Чараның беренче спикеры идарәче, бизнесмен Хосе Луис Родригес инглиз теле мисалында балаларны тел белән кызыксындыру ысуллары белән таныштырып китте. Канададан килгән Хосе Луис Родригес һөнәре белән укытучы түгел, әмма Казанда ул үзен бу юнәлештә тапкан.

"Мин үзем бизнес өлкәсендә эшлим, әмма Казанда үземне башка юнәлештә таптым. Хәзерге вакытта мин балаларга инглиз телен укытам. Үземне һөнәр буенча укытучы дип атамас идем. Мин - күңелемдә укытучы. Беренче чиратта, балаларның күңеленә ачкыч таба, аларны кызыксындыра белергә кирәк", - диде кунак.

"Балаларны укытканда иң мөһиме алардан зуррак булырга кирәкми. Алар белән бер яшьтә, аларга аңлаешлы итеп укытырга кирәк. Балаларны укытканда икенче мөһим әйбер - ул игътибар. Аларның һәрберсенә бертигез вакыт бүлергә кирәк. Бу кагыйдә үтәлмәгән очракта, балалар тәртипсезләнә, укытучыны тыңламый башлый. Шулай ук балаларны укытканда күбрәк җиңел сүзләрне кулланырга кирәк", - диде Хосе Луис Родригес.

Хосе Луис Родригес биредә булган Камилә исемле кыз белән инглиз телендә җыр да башкарды. Алар бергәләшеп кешенең тән әгъзаларын санады. Уен ярдәмендә балаларга яңа сүзләр өйрәтеп була, дип саный укытучы.

Чыгышын тәмамлап, Канададан килгән инглиз теле укытучысы балаларны кечкенә генә уңышлары өчен дә мактарга киңәш итте. Шул очракта гына алар зур уңышларга ирешә ала дип белдерде Родригес.

"Татар ата-аналары" клубының икенче спикеры тренер-профориентолог Ринат Миргаязов укучыларның киләчәк һөнәрләре турында сөйләде. Ул балаларны "X, "Y" һәм "Z" буыннарына бүлеп карый. Мәслән, "Х" буыны интернетның нәрсә икәнен белмәсә, "Z" буыны көнен интернетсыз күз алдына китерә алмый. Спикер фикеренчә, бу буыннарның дөньяга карашлары аерыла.

Чыгышта "Z" буынына төп игътибар бирелде, ягъни хәзерге буын балаларына. Хәзерге заманда дөнья бик тиз үзгәрә. Бүгенге һөнәр иртәгә актуаль да буламаска мөмкин, шуңа Ринат Миргаязов әти-әниләрләргә киңәшләрен бирде.

Ринат Миргаязов atlas100.ru сайты тарафыннан төзеглән киләчәк 5 елда актуаль булачак һөнәрләрне атап китте. Алар, виртуаль чынбарлык дизайнерлары, сәламәт картлык күнекмәләре бирүче тренер һ.б.

"Һөнәр сайлауда, үзен шәхес буларак үстерүдә бала үзе җаваплы. Үсеп җиткәч, бала үз һөнәре белән килешмәскә мөмкин. Ничек кенә булмасын, бала һөнәр сайлаудагы җаваплыкны үз өстендә калдыра һәм ата-аналар моны аңлый", - диде тренер-профориентолог Ринат Миргаязов.

Jadidfest фестивалендә төп заманча татар мәдәни юнәлешләре белән танышып була: дизайн, музыка, әдәбият, кызыклы лекцияләр, альтернатив форматтагы дискуссияләр, стенд-ап, квест, төрле уеннар һ.б.

Фестиваль Казанның "Смена" үзәгендә, 11:00дә башланып китте һәм 22:00гә кадәр дәвам итәчәк. Чараның төп оештыручысы - Бөтендөнья татар конгрессының татар яшьләре форумы. Фестиваль 3 нче тапкыр уздырыла.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/24/154909/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев