Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Президенты Татарстанда минималь хезмәт хакын арттырырга вәгъдә итте

Республика финанс министрына 2018 елның 1 гыйнварена кадәр төбәк дәрәҗәсендә минималь хезмәт хакы коррекциясе формасын эшләү йөкләнде. (Казан, 21 декабрь, "Татар-информ", Арсений Маврин). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда минималь хезмәт хакының түбән булу проблемасын күтәрде. "Татарстан муниципаль берләшмәләр советы" ассоциациясе XII съездында Рөстәм Миңнеханов республикада 2018 башына инде минималь...

Республика финанс министрына 2018 елның 1 гыйнварена кадәр төбәк дәрәҗәсендә минималь хезмәт хакы коррекциясе формасын эшләү йөкләнде.

(Казан, 21 декабрь, "Татар-информ", Арсений Маврин). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда минималь хезмәт хакының түбән булу проблемасын күтәрде. "Татарстан муниципаль берләшмәләр советы" ассоциациясе XII съездында Рөстәм Миңнеханов республикада 2018 башына инде минималь хезмәт хакы үсәчәген вәгъдә итте.

"Түбән хезмәт хакы белән бәйле проблема турында әйтми кала алмыйм. Округта без дүртенче позицияне тотсак та, безнең республика тулаем алганда икътисади яктан киңрәк үскән", - дип билгеләп үтте Президент.

Ул бу мәсьәләдә республика Премьер-министры Алексей Песошин да, Президент Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров та бер генә мәртәбә мөрәҗәгать итмәгәнлекләрен әйтте.

2018 елның 1 гыйнварыннан төбәк дәрәҗәсендә минималь хезмәт хакын арттыруның яңа формасы кабул ителәчәк. Рөстәм Миңнеханов финанс министры Радик Гайзатуллинга тиешле исәпләүләр һәм тәкъдимнәрне әзерләргә йөкләде.

"Эшләгез, ел башыннан без инде түләүне арттырдык", - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты республика финанс министрына. Зал бу хәбәрне алкышлар белән каршылады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев